Алты көн дәвамында Балык Бистәсендә барган Рәсәй бәйгесе тәмам
Узган атнаның башыннан азагына чаклы районыбызда судомоделизм буенча узган Бөтенрәсәй фәнни-техник олимпиадасы финишка килеп җитте. Анда Архангельск, Киров, Липецк, Ростов, Свердловск өлкәләреннән, Татарстан һәм Балык Бистәсе командалары, 14-18 яшьтәге илебезнең иң көчле судомодельчеләре көч сынашты. Ярышлар 9 класслы үзйөрешле хәрби, су асты, транспорт корабльләре, судноларының модельләре хуҗалары арасында барды.
Олимпиада уздыру урыны итеп Татарстанны, тагын да тәгаенләгәндә Балык Бистәсен сайлау очраклы гына түгел дияргә кирәк. Рәсми чыганаклардан мәгьлүм булганча, балаларга өстәмә белем бирүне үстерү, шул исәптән судомоделизм юнәлешендә төбәктә зур игьтибар бирелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, республикада мәктәп укучыларының 15 проценттан артыгы техник иҗат белән шөгыльләнәләр. Соңгы биш елда әлеге спорт төре буенча өч тапкыр Бөтенрәсәй ярышлары оештырылган. Менә бу дүртенчесе (Балык Бистәсе җирлегендә инде икенче тапкыр)үткәрелә.
(Тулысынча газетада укый аласыз)
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа