3 июль 2018 яңалыклары
-
КФУда Лев Толстой елының рәсми ачылыш тантанасы узды
Толстой елында Татарстанда, аерым алганда КФУда, һәм Татарстаннан читтә 50ләп чара үткәрелгән.
-
Алты көн дәвамында Балык Бистәсендә барган Рәсәй бәйгесе тәмам
Узган атнаның башыннан азагына чаклы районыбызда судомоделизм буенча узган Бөтенрәсәй фәнни-техник олимпиадасы финишка килеп җитте. Анда Архангельск, Киров, Липецк, Ростов, Свердловск өлкәләреннән, Татарстан һәм Балык Бистәсе командалары, 14-18 яшьтәге илебезнең иң көчле судомодельчеләре көч сынашты. Ярышлар 9 класслы үзйөрешле хәрби, су асты, транспорт корабльләре, судноларының модельләре хуҗалары арасында барды.
-
Татарстан һәм Россия журналистлар берлеге әгъзасы Фәрвәз Каюмова ветеран журналистларны бүләкләү тантанасында бүләккә лаек булды
Үткән атнада Татарстан Югары Советы бинасында бер төркем ветеран журналистларны бүләкләү тантанасы булып узды.
-
FIFA чемпионаты вакытында Чәкчәк музеена килүчеләр саны арткан
Чит ил кунакларының иң яратып ала торган баллы ризыгы – чәкчәк, икенче урында - бавырсак.
-
Икенче гомер белән яшәүче Габделхак
Машина документлары урынына маңгаена пистолет китереп куйган бу хәшәрәт йөзне әле дә булса хәтерендә йөртә ул.
-
Алар катлаулы, җаваплы вазыйфада (Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе көне уңаеннан)
-Безнең коллектив бер бөтен, бер гаилә сыман, шуңа күрә хезмәтебезнең авырлыкларын да җиңелерәк кичерәбез. Күз тимәсен,соңгы вакытларда юлларда юл фаҗигаләләре кимеде,җәяүлеләр арасында кагыйдәләргә игьтибарлылар ишәйде,велосипед һәм мотоциклда җилдерергә яратучылар таләпләргә җитдирәк карый башладылар - дип сүзен башлады Балык Бистәсе районы ЮХИДИ җитәкчесе, полиция майоры Айрат Исмәгыйлов.