Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балыкбистәлеләр елны медальләр яулап башладылар

6 – 8 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча “Татарстан Республикасы өметләре” дип исемләнгән ачык турнир үткәрелде. Анда Татарстанның шәһәр, районнарыннан һәм Россия шәһәрләреннән килгән 200 гә якын яшь спортчы көч сынашты.

 Безнең районның балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге педагоглары Александр Гурьянычев, Роман Пигалев җитәкчелегендәге команда да мәртәбәле ярышта уңышлы гына чыгыш ясады.

2007 елгы һәм яшьрәк кызлар, малайлар арасында Гүзәл Сөнгатуллина -икенче , Кирилл Пигалев өченче урыннарны яуладылар. 2009 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында Радмир Шабанов өченче урынны алуга иреште. “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче Зәмирә Бәдретдинова, Ямаш мәктәбе укучысы Әмир Баһавиев та республика бәйгесендә чыныгып кайттылар. Җиңүчеләребез Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Илгиз Җамалиев.

Рәсемдә: яшь спортчыларыбыз педагоглары Роман Пигалев белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса