Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Ак Барс»: баш тренерның язмышы ачыкланды
«Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билялетдинов турында төрле сүзләр йөрде.
-
Балык Бистәсе мәгариф хезмәткәрләре волейбол ярышында көч сынаштылар
Күптән түгел балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге районның мәгариф хезмәткәрләре арасында Балык Бистәсенең 90 еллыгына багышлап волейбол ярышы уздырды. Анда район мәктәпләреннән 12 команда, 90 укытучы, хезмәткәр катнашты. Трой Урайның "Башак" балалар бакчасы да аерым команда белән килгән иде. Киеренке уеннарда Балык Бистәсе гимназиясе волейболчылары беренче урынны яуладылар. Икенче урынга "Бөркет"...
-
Балык Бистәсенең яшь теннисчылары Азнакайга барып кайттылар
Азнакай шәһәрендә өстәмә белем бирү оешмаларында шөгыльләнүче укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасының республика этабы кысаларында өстәл теннисы ярышлары булып узды. Безнең район командасы 11нче урынны алды. Автор Илгиз Җамалиев. фотоhelp-beauty.ru
-
Балык Бистәсе командасы 8 нче урын белән кайтты
Азнакай шәһәрендә Бөтенроссия өстәмә белем бирү оешмаларында шөгыльләнүче укучылар спартакиадасының республика этабы кысаларында йөзү буенча ярышлар булып узды. Балык бистәсе 2нче мәктәбе укучылар Алия Хәсәнова, Ләйсән Гатауллина, Мария Фадейчева, гимназия укучылары Зәринә Закирова, Рушан Нәбиуллин, Рүзәл Зиннәтуллин, Марат Гыйниятов, Никита Быльнов составындагы командабыз ( укытучы-тренерлар Елена Долгих, Константин Захаров) республика...
-
Балык Бистәсенең яшь теннисчылары тагын беренче
Мартның соңгы көннәрендә Казанның бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә традицион « Татарстан өметләре" өстәл теннисы турниры булып узды. Анда 2007 елгы һәм яшьрәк үсмерләр, кызлар көч сынаштылар. Турнирда Татарстан һәм Россия шәһәрләреннән, районнарыннан 105 үсмер, 70 кыз катнаштылар. Гүзәл Сөнгатуллина һәм Кирилл Пигалев Татарстанның авыл районнары арасында беренче урыннарны яуладылар....
-
Балык Бистәсе агротехникум җыелма командасы алдынгы урында
Шушы көннәрдә Балык Бистәсе агротехникум җыелма командасы Татарстан республикасының профессиональ белем бирү оешмалары арасында 2016-2017 уку елында "Готов к труду и обороне" спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча үткәрелгән ярышларда катнашты.
-
Балык Бистәсендә иң көчле егетләрне, кызларны ачыкладылар
Күптән түгел балаларны сәламәтләндеру белем бирү үзәгенең авыр атлетика тугәрәгенә йөрүчеләр арасында (тренер-укытучы Равил Миниханов) "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" Бөтенроссия физкультура - спорт комплексы кысаларында үсмерләр, ир-егетләр һәм кызлар арасында авыр атлетика буенча ярыш үткәрелде. Үз үлчәү авырлыкларында Илшат Җамалиев (45-55кг.), Артем Требикаев (55-60кг.),Ислам Зайнуллин (60-65кг.), үлчәү авырлыгында Фәнил...
-
Балык Бистәсе районының оешуына 90 ел тулуга багышлап “Әни кызы яки улы белән” дип исемләнгән конкурс үткәрде.
Спорт бәйрәмнәрен кем генә яратмый икән. Ул берьяктан көч сынашу, күңелле ярыш булса, анда катнашучылар, тамашачылар өчен аралашу шатлыгы, уңай эмоцияләр чыганагы да. Ә ярышларда ата-аналарның да катнашуы балаларга үз көчләренә ышаныч өсти, ана белән бала арасында эмоциональ элемтәне ныгыта.
-
Балык Бистәсе яшь бадминтончылары районара турнирда җиңделәр
Шушы көннәрдә Теләче поселогы "Батыр" спорткомплексында 2006-2007, 2008 һәм аннан кечерәк яшүсмерләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча районара ачык турнир узды.
-
Балык Бистәсе “Дельфин” спорт комплексында нәрсә очырдылар? ( ФОТОГАЛЕРЕЯ)
Кичә "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында гади авиамодельләр очыру буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып узды. Анда республикабызның 16 районыннан 31 команда, барлыгы 102 укучы катнашты. Безнең балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү укытучысы Азат Зәйнуллин кул астында шөгыльләнүче авиамодельчылар командасы 6 урынны алды. Автор Илгиз Җамалиев.
-
"Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогында "Авангард"ка каршы алтынчы матч уздыра
Бүгенге уен сериядә соңгысы булырга мөмкин.
-
Балык Бистәсендә узган волейбол ярышлары нәтиҗәләре
Балык Бистәсе "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә ООО "Фортуна" автомобиль группасы призларына мәктәп җыелма командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды.
-
Балык Бистәсендә волейбол буенча ярышлар бара
Балык Бистәсе район үзәгендә "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә бу минутларда ООО "Фортуна" автомобиль группасы призларына мәктәп җыелма командалары арасында волейбол буенча ярышлар бара.
-
Балык Бистәсендэ бадминтон уены елдан–ел популяраша бара
Соңгы елларда районыбызда бадминтон уены елдан-ел популяраша бара. Балалар да, өлкәннәр дә яратып уйныйлар бу мавыктыргыч уенны. Ярышлар да даими рәвештә үткәрелеп килә. Ә менә катнаш, парлы разрядта турнир үткәрелгәне юк иде әле. Аның аермасы шунда, кызлар һәм үсмерләр бер парда уйныйлар. Ярышта Балык Бистәсеннән тыш Күгәрчен, Бәтке авылларыннан 22...
-
Балык - Бистәсе районы “Дельфин” спорт–сәламәтләндерү комплексында 2002-2003 елларда туган кызлар, малайлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар булып үтте
Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2002-2003 елларда туган кызлар, малайлар арасында өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ачык Спартакиадасының республика этабына сайлап алу ярышлары булып узды.