Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе мәгариф хезмәткәрләре волейбол ярышында көч сынаштылар

Күптән түгел балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге районның мәгариф хезмәткәрләре арасында Балык Бистәсенең 90 еллыгына багышлап волейбол ярышы уздырды. Анда район мәктәпләреннән 12 команда, 90 укытучы, хезмәткәр катнашты. Трой Урайның "Башак" балалар бакчасы да аерым команда белән килгән иде. Киеренке уеннарда Балык Бистәсе гимназиясе волейболчылары беренче урынны яуладылар. Икенче урынга "Бөркет"...

Күптән түгел балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге районның мәгариф хезмәткәрләре арасында Балык Бистәсенең 90 еллыгына багышлап волейбол ярышы уздырды. Анда район мәктәпләреннән 12 команда, 90 укытучы, хезмәткәр катнашты. Трой Урайның "Башак" балалар бакчасы да аерым команда белән килгән иде.

Киеренке уеннарда Балык Бистәсе гимназиясе волейболчылары беренче урынны яуладылар. Икенче урынга "Бөркет" командасы (Ямаш, Юлсубино,Күгәрчен мәктәпләре, ДООПЦ жыелмасы) чыкты. Котлыбөкәшлеләр өченче урында калдылар.

Җиңүче командаларга мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз оешмалары Советы рәисе Вера Ивановна Малакаева әзерләгән Күчмә Кубок, Дипломнар, медальләр тапшырылды.

Автор Илгиз Җамалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев