Балык Бистәсенең яшь теннисчылары тагын беренче
Мартның соңгы көннәрендә Казанның бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә традицион « Татарстан өметләре" өстәл теннисы турниры булып узды. Анда 2007 елгы һәм яшьрәк үсмерләр, кызлар көч сынаштылар. Турнирда Татарстан һәм Россия шәһәрләреннән, районнарыннан 105 үсмер, 70 кыз катнаштылар. Гүзәл Сөнгатуллина һәм Кирилл Пигалев Татарстанның авыл районнары арасында беренче урыннарны яуладылар....
Мартның соңгы көннәрендә Казанның бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә традицион « Татарстан өметләре" өстәл теннисы турниры булып узды. Анда 2007 елгы һәм яшьрәк үсмерләр, кызлар көч сынаштылар. Турнирда Татарстан һәм Россия шәһәрләреннән, районнарыннан 105 үсмер, 70 кыз катнаштылар.
Гүзәл Сөнгатуллина һәм Кирилл Пигалев Татарстанның авыл районнары арасында беренче урыннарны яуладылар. Әмир Баһавиев унбишенче калды. Моннан тыш Кирилл Россия күләмендә дә дүртенче урынга чыкты. Өченче урын өчен уенда ул киеренке көрәштә Мәскәүдән килгән көндәшенә җиңдерде. Гүзәл исә Россия күләмендә унөченче булды.
Районыбыз данын шулай уңышлы яклаган бу яшь спортчылар Балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәгендә тренер Александа Гурьянычев кул астында шөгыльләнәләр.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев