Балык Бистәсендэ бадминтон уены елдан–ел популяраша бара
Соңгы елларда районыбызда бадминтон уены елдан-ел популяраша бара. Балалар да, өлкәннәр дә яратып уйныйлар бу мавыктыргыч уенны. Ярышлар да даими рәвештә үткәрелеп килә. Ә менә катнаш, парлы разрядта турнир үткәрелгәне юк иде әле. Аның аермасы шунда, кызлар һәм үсмерләр бер парда уйныйлар. Ярышта Балык Бистәсеннән тыш Күгәрчен, Бәтке авылларыннан 22...
Соңгы елларда районыбызда бадминтон уены елдан-ел популяраша бара. Балалар да, өлкәннәр дә яратып уйныйлар бу мавыктыргыч уенны. Ярышлар да даими рәвештә үткәрелеп килә. Ә менә катнаш, парлы разрядта турнир үткәрелгәне юк иде әле. Аның аермасы шунда, кызлар һәм үсмерләр бер парда уйныйлар. Ярышта Балык Бистәсеннән тыш Күгәрчен, Бәтке авылларыннан 22 укучы катнашты.
2006-2007 елгы кызлар, үсмерләр арасында Ризәлә Хәлилова һәм Инсаф Рәхмәтуллин пары беренче урынны яулады. Гүзәл Хәбибуллина һәм Ранил Сөләйманов икенче урынны алдылар. Алар барысы да тренер-укытучы Рәис Хәлилов кул астында күнекмәләр алалар. Өченче урында Марат Хөснетдинов шәкертләре Камилә Әхмәдиева белән Илназ Мукриев калдылар.
2008-2009 елгы бадминтончылар ярышында Әдилә Хәлилова ( тренер Р. Хәлилов) һәм Ислам Әгъзамов (Марат Хөснетдинов) өстенлеккә ирештеләр. Икенче урынны Әдилә Зиннәтуллина белән Рушан Хәбибуллин (Андрей Смолин) пары алды. Камилә Гарифуллина белән Сәит Иминов (Марат Хөснетдинов) өченче булдылар.
Илгиз Җәмәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев