Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе районының оешуына 90 ел тулуга багышлап “Әни кызы яки улы белән” дип исемләнгән конкурс үткәрде.

Спорт бәйрәмнәрен кем генә яратмый икән. Ул берьяктан көч сынашу, күңелле ярыш булса, анда катнашучылар, тамашачылар өчен аралашу шатлыгы, уңай эмоцияләр чыганагы да. Ә ярышларда ата-аналарның да катнашуы балаларга үз көчләренә ышаныч өсти, ана белән бала арасында эмоциональ элемтәне ныгыта.

Күптән түгел балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Балык Бистәсе районының оешуына 90 ел тулуга багышлап "Әни кызы яки улы белән" дип исемләнгән конкурс үткәрде. Исеменнән үк күренгәнчә, бу гаилә бәйрәме булды. Анда малайлардан кызлардан тыш аларның әниләре дә катнаштылар. Конкурсны алып баручылар Гөлнар Вәлиәхмәтова һәм Наталья Хәмидуллина тантаналы рәвештә конкурста катнашучылар белән таныштырдылар. Аннары котлау сүзе белән район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Алмаз Мөхәммәтшин чыгыш ясадылар. Бәйрәмнең спонсорлары Инна Әгълиева һәм Лилия Решетиловага рәхмәт сүзләре әйтелде.
Ярыш башланыр алдыннан кайбер аналар бик нык дулкынландылар. Әйтерсең лә имтихан алдында торалар. Ә ярышларга старт бирелгәч дулкынлануның әсәре дә калмады. Җиңүгә омтылыш биләп алды аларның күңелләрен. Әниләр уллары, кызлары белән каршылыклар полосасын да уздылар, фитболны да кудылар, скакалка аша да сикерделәр, башня төзеделәр, бәрәңге дә җыйдылар... Ә конкурслар арасындагы тәнәфесләрдә Сергей Шелков, Марсель Җәләлов, Гөлнар Вәлиәхмәтова, Рәсимә Зарипова, Гөлия Кадыйрова үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
Бер сүз белән әйткәндә, әниләр һәм балалар рәхәтләнеп йөгерделәр, сикерделәр, биеделәр бу көнне. Зал шатлыклы авазлардан тынып тормады.
Бүләкләү һәр бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеле. Бер кем дә бүләксез, Грамотасыз калмады. Һәр гаилә аерым номинация буенча бүләкләнделәр: Данис һәм Алсу Пулатовлар - "Иң нык ихтыярлы", Илмир һәм Миләүшә Имамиевлар - "Иң оста куллы", Елизавета һәм Лилия Решетиловлар - "Иң бердәм", Ризәлә һәм Гөлүсә Хәлиловалар- "Иң тиз", София һәм Инна Әгълиевлар - "Иң тату", Айдар һәм Айгөл Галиуллиннар - "Иң җитез", Зәринә һәм Эльвира Закировалар - "Иң нык", Рәдиф һәм Венера Шәрәфиевлар "Иң спортив" булып танылдылар.
Ә кемнәр җиңүчеләр булдылар соң? Беренче урынны Рәдиф һәм Венера Шәрәфиевлар яулады. Айдар һәм Айгөл Галиуллиннар икенче урында калдылар. Ә өченче урынга Ризәлә һәм Гөлүсә Хәлиловалар чыкты.
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
Автор Гөлназ Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев