Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык - Бистәсе районы “Дельфин” спорт–сәламәтләндерү комплексында 2002-2003 елларда туган кызлар, малайлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар булып үтте

Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2002-2003 елларда туган кызлар, малайлар арасында өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ачык Спартакиадасының республика этабына сайлап алу ярышлары булып узды.

Турнир балаларны сәламәтләндерү -белем бирү үзәгендә шөгыльләнүче яшь теннисчыларның тулы өстенлеге белән үтте. Соңгы елларда тәҗрибәле тренер Александр Гурьянычев шәкертләренә тиңнәр юк шул.

Кызлар арасында Риана Шәйхетдинова-беренче, Гүзәл Сөнгатуллина- икенче, Адилә Магизова өченче урынны алдылар.

Үсмерләр арасында беренчелекне шулай ук балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәгенән Илья Решетилов яулады. Дәниф Хәйруллин (Ямаш), Фаил Хәкимов (Юлсубино) икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.

Командалар исәбендә дә балаларны сәламәтләндерү -белем бирү үзәге теннисчылары (тренер Александр Гурьянычев) беренче урынга чыктылар.

Икенче урынны Ямаш (Айназ Хәйруллин, Алмаз Багавиев),өченче урынны Юлсубино (Рафик Шәрәфиев) командалары алдылар.

Җиңүчеләр Грамоталар белән бүләкләнделәр. бу көнне тагын бер күңелле вакыйга булды. Татарстан беренчелегендэ парлы разрядта 3нче урын алган Балык Бистәсе беренче гимназиясенең 3нче сыйныф укучысы Кирилл Пигалевка спонсор Илүзә Сафина әзерләгән бүләк тапшырылды.

Илгиз Җәмәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев