Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Ак Барс" хоккейчылары Омскида "Авангард" командасын отты
Җиңүче овертаймның беренче минутларында ук ачыкланды.
-
Балык Бистәсе районы башлыгы: «Бүгеннән Бистә туризмы старт алырга тиеш!»
Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Илһам Валеев районда туризмны алгы планга куеп эшчәнлек җәелдерегә чакырды. «Моның өчен бездә бар мөмкинлекләпр дә бар. Сезон башлануга Набережныйдан теплоход белән экскурсияләр оештыра башлауны районда туризм чоры башлану дип кабул итегез. Ә аннан « Дикая ферма»,»Балыкчылар авылы», «Музейларыбыз» проектларын гамәлгә кертергә кирәк булачак «,-диде башлык....
-
Балык Бистәсе ветераннары сынатмады
25-26 февральдә Казанның бадминтон үзәгендә ветераннар арасында бадминтон буенча Татарстан Республиксы чемпионаты булып узды. Анда республикабызның 11 шәһәр һәм районыннан йөзгә якын спортчы катнашты. Андрей Смолин, Хәйдәр Зыятдинов берле разрядта, үз яшь категорияләрендә өченче урыннарны алдылар. Парлы разрядта Андрей Смолин белән Андрей Генералов--икенче, Рәис Хәлилов белән Хәйдәр Зыятдинов өченче урыннарда...
-
Балык Бистәсе көрәшчеләре Лаеш районында да бирешмәде
Лаеш районының Габишево авылында "Яратель" кошчылык фабрикасы призларына татарча көрәш турниры үткәрелде. Безнең район командасы республиканың 9 командасы арасында өченче урынны алуга иреште. Балык Бистәсеннән Владислав Лапин, Яңа Арыштан Салават Гобәев үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар. Күгәрченнән Марсель Шәмсевәлиев -икенче, Инсаф Гатауллин өченче урынны алдылар. Котлы Бөкәш көрәшчеләре Максим Казаков,...
-
Балык Бистәсе гимназиясенең 3 сыйныф укучысы Кирилл Пигалев безнең өметләрне кабат аклады
24-25 февраль көннәрендә Казанның бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 2005 елда туган һәм яшьрәк кызлар, малайлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар булды. Анда балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәгендә, тренер Александр Гурьянычев кул астында шөгыльләнүче, Балык Бистәсе гимназиясенең 3 сыйныф укучысы Кирилл Пигалев парлы разрядта өченче урынны алды. Илгиз...
-
Балык Бистәсендә Ата–аналар Кубогына хоккей ярышлары булды
25 февральдә район мәктәпләре командалары арасында Ата-аналар кубогына хоккей ярышлары булды. Бу популяр ярыш тугызынчы мәртәбә уздырыла инде. Кубокны биш команда дәгъваладылар.
-
"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов бүгенге матчны яхшы уеннар рәтенә кертте.
(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов "Салават Юлаев" командасына каршы бүгенге матчка нәтиҗә ясады.
-
"Ак Барс" хоккейчылары Уфада "Салават Юлаев"ка оттырды
Казанның "Ак Барс" хоккейчылары бүген "Уфа Арена" боз сараенда Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция 1/4 финал раунды кысаларында "Ак Барс" җирле "Салават Юлаев" командасына каршы өченче матчны уздырды. Матч боз хуҗаларының җиңүе белән төгәлләнде.
-
Балык Бистәсе кызлары республика ярышында өченче урынны алдылар
Узган ял көннәрендә Казанда 2005-2009, 2001-2003 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелегенә бадминтон ярышлары булып узды.
-
Плей-офф яңа хисләр бүләк итәчәк – Зиннәтулла Билалетдинов
Үз ялгышларыбыз турында беләбез һәм аларны төзәтергә тырышачакбыз, - ди "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.
-
Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында әфганчы Равил Гыйниятуллин истәлегенә хоккей буенча районкүләм ярышлар узды
Якшәмбе көнне районыбызның Күгәрчен авылында әфганчы Равил Гыйниятуллин истәлегенә хоккей буенча 2000 елгы һәм яшьрәк балалар арасында районкүләм ярышлар узды.
-
Балык Бистәсендә судомоделизм буенча яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионаты ярышлары бара
Бу сәгатьләрдә Балык Бистәсенең "Дельфин" сәламәтләндерү үзәгендә судомоделизм буенча яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионаты ярышлары бара.
-
Балык Бистәсе районы төзелүгә 90 һәм ветераннарның төбәкара иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланган шашка һәм шахмат бәйгесе узды
Район үзәге мәдәният йортында, Балык Бистәсе районы төзелүгә 90 һәм ветераннарның төбәкара иҗтимагый оешмасының 30 еллыгына багышланган шашка һәм шахмат бәйгесе узды. Турнир Россия Пенсия фонды идарәсенең район, "Россия пенсионерлар союзы"ның җирле бүлеге, район ветераннар Советы, башкарма комитетның яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге, район мәдәният йорты ярдәмендә оештырылды.
-
Балык Бистәсе егете, көрәшче Ильмир Төхвәтуллин 80 килограммлы үлчәү авырлыгында чемпион калды
10-11 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган татарча көрәш буенча традицион турнир узды.
-
Зәйдә узган республикакүләм көрәш бәйгесенең финаллары – видео
10-11 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган татарча көрәш буенча традицион турнир узды. Игътибарыгызга финал бил алышуларын тәкъдим итәбез. Чыганак: http://intertat.ru