Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Плей-офф яңа хисләр бүләк итәчәк – Зиннәтулла Билалетдинов

Үз ялгышларыбыз турында беләбез һәм аларны төзәтергә тырышачакбыз, - ди "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Гагарин кубогы өчен көрәштә "Салават Юлаев" белән очрашыр алдыннан "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов үз фикерләре белән уртаклашты. Бүген Казан хоккейчылары журналистлар өчен ачык күнегүләр уздырды.

"Шулай килеп чыкты, беренче раундта ук Уфа клубы белән очрашачакбыз. Безгә каршы «Салават Юлаев» командасы туры килүен үзгәртә алмадык һәм моны эшләргә дә теләмәдек. Ничек булды, шулай булачак. Моңа тыныч карыйбыз. Командабыз яхшы формада. Соңгы матчларда лаеклы уен күрсәттек, һөҗүмдә һәм сакта дөрес уйнадык .Без көрәшкә әзер, дип саныйм", - диде Билалетдинов.

Шунысын да әйтергә кирәк, даими чемпионатта бу сезонда "Салават Юлаев" белән дүрт тапкыр очрашуның өчесе көндәшләр файдасына төгәлләнде. Әмма, баш тренер фикеренчә, плей-оффта башка төрле уен көтә.

" Һөҗүмдә көчле, каршы һөҗүме куркыныч тудырырга сәләтле һәм һөҗүм итәргә яратучы сакчылары булган команда белән көрәш көтә. Әмма плей-офф - ул плей-офф инде, башка хисләр, икенче төрле уен һәм нәтиҗә. Үз ялгышларыбыз турында беләбез һәм аларны төзәтергә тырышачакбыз. Захаркин белән Билалетдинов көрәше, дисезме? Бу хакта уйламыйм", - диде Зиннәтулла Билалетдинов.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев