"Ак Барс" хоккейчылары Омскида "Авангард" командасын отты
Җиңүче овертаймның беренче минутларында ук ачыкланды.
(Казан, 9 март, «Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Казанның "Ак Барс" командасы Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциянең ярымфиналында Омскида җирле "Авангард" командасын отты - 2:1. Җиңү китергән алканы "Ак Барс" һөҗүмчесе Артем Лукоянов кертте.
Исәпне беренчеләрдән булып "Ак Барс" командасы ачты - икенче период урталарында команда капитаны Александр Свитов уңышка иреште. Ә уен төгәлләнергә 49 секунд калып барганда боз хуҗалары исәпне тигезләде. Бу юлы "Авангард" капитаны Евгений Медведев үзе күп еллар уйнап киткән команда капкасына алка кертте.
Овертаймда җиңү китергән алканы Артем Лукоянов икенче минутта ук кертте.
Сериядә икенче матч 11 мартта уза.
КХЛ. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция, 1/2 финал раунды. 1 нче матч.
"Авангард (Омск) - "Ак Барс" (Казан) - 1:2 ОТ (0:0, 0:1, 1:0, 0:1).
0:1 Свитов (Секач, Ткачёв, 32:21, күплектә).
1:1 Медведев (Михеев, Бурдасов, 59:11)
1:2 Лукоянов (61:47).
Капкачылар: Фурх - Гарипов.
Сериядә исәп: 0 - 1 (1:2 ОТ).
http://tatar-inform.tatar
фото из сайта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев