Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

"Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов бүгенге матчны яхшы уеннар рәтенә кертте.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казанның "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов "Салават Юлаев" командасына каршы бүгенге матчка нәтиҗә ясады.

Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" хоккейчылары бүген "Уфа Арена" боз сараенда Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция 1/4 финал раунды кысаларында җирле "Салават Юлаев" командасына каршы өченче матчта җиңелүгә дучар булды - 3:4.

"Уен яхшы, сугышчан булды, кертелгән матур алкалар да күрдек. Киләсе уенга әзерләнәбез. Кагыйдә бозуларның күп булуымы? Мөгаен, теләк көчле булуга бәйледер", - диде Билалетдинов.

Баш тренер капкачы Эмиль Гариповның уенына карата да үз фикерен белдерде.

"Өч алка керттергәч аны алмаштыру турында уй булмады", - диде ул.

Сериядә исәп "Ак Барс" файдасына - 2:1. Җавап матчы Уфада 28 февральдә уза.

http://tatar-inform.tatar

фотоdatanews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев