Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылы егетләре бүген үзгә мәйдан тота
Яңа Арыш пәһлеваны, 23 тапкыр авыл Сабантуйларының баш батыры, районның абсолют батыры, 7 тапкыр район Сабантуе флагын күтәрүче Юныс Мөхәммәтрәхимов бүген башка мәйданда, азык муллыгы өчен көрәшә. Янәшәсендә ике энекәше–Рамил белән Фәнис. Өч тракторда кайткан яшел массаны чиратлашып таптатып торалар алар. Бүгенге көндә хуҗалыкта 6 мең тоннадан артык сенаж салынды. Монда, сүз дә юк, бертуган Мөхәммәтрәхимовларның хезмәт өлеше гаять тә зур.
-
Балык Бистәсе хуҗалыкларында сөт җитештерү арткан
Терлекчелек буенча яртыеллык нәтиҗәләребез мәгьлүм булды.
-
Балык Бистәсе хуҗалыклары сынатмый
Бүгенге көнгә район буенча күпьеллык үлән мәйданнарының 9 мең гектардан артыгы чаптырылды.
-
Фермерның тырышлыгы эш нәтиҗәләреннән күренә
Районыбызның эре крестьян-фермерлык, шәхси хуҗалыкларында терлекләргә азык әзерләү югары темплар ала. Аерым алганда «Кулон-Агро», «Кама-Агро», «Азык-төлек корпорациясе» хуҗалыклары, Габдриев крестьян-фермерлык хуҗалыгы печән әзерләүне оешкан төстә алып баралар. Бүгенге көнгә район буенча 9 мең тонна печән складларга урнаштырылды, 6500 тонна сенаж салынды.
-
Умартачылар игътибарына! "Логос" җәмгыяте басуларда корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү эшләре үткәрә
ООО “Логос” 29 июньнән 15 августка кадәр чорда Олы Әшнәк, Кече Әшнәк, Корноухово авыллары янәшәсендәге рапс басуларында корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртү эшләре үткәрә.
-
Бертуганнар- бик булганнар, диләр “Кулон-Агро” җәмгыятендә хезмәт куючы бертуганнар Гөлфинә Шакирова белән Гөлүсә Җиһаншина турында
Яңавылның “Кулон-Агро” җәмгыяте терлекчелек комплексында бозау караучылар бертуганнар Гөлфинә Шакирова белән Гөлүсә Җиһаншинаның булганлыгы эш күрсәткечләреннән генә түгел, адымнарыннан, очкынлы күзләреннән, горур йөзләреннән күренеп тора. Комплекс начальнигы Фәнис Садыйков алар хакында тиккә генә ”терекөмешләр” димидер. ”Эш җаен беләләр, бер-берсенә ярдәмләшеп хезмәт куялар. Үзара ”палочка-выручалочка” сымак күрәм аралашуларын,эшне “синеке”нә-“минеке”нә аермыйлар” - ди ул алар турында.
-
Балык Бистәсе район хуҗалыкларында бөртеклеләрне урып җыюга әзерлек бара
Хәзерге вакытта районыбыз авыл хуҗалыклары урып–җыюга әзерлек чаралары күрәләр.
-
Мәшәкате – сезгә, акчасы... Авыл кешесенә яңа кагыйдә уйлап таптылар - "Ватаным Татарстан"
Электрон ветеринар сертификатың булмаса, җитештергән сөтеңне дә, итеңне дә сата алмаячаксың. 1 июльдән Россиядә “Меркурий” системасы эшли башлаячак. Тик сатучылар да, җитештерүчеләр дә әлеге яңалыкка риза түгел. Җиң сызганып эшкә керешүчеләрнең дә сораулары күп. Шул уңайдан бу системаның башында торучы “Россельхознадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Власовны Казанга чакырып, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырыштылар.
-
Балык Бистәсе аграрийлары “яшел урак”ка әзерме?
Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкилләре катнашындагы махсус комиссия районыбызның авыл хуҗалыгы предпиятиеләрендә, крестьян–фермер хужалыкларында булып «яшел урак»ка әзерлекләрен тикшерделәр.
-
Балык Бистәсенең чәчү алдынгылары
Чәчү комплекслары арасында
-
Һөнәри осталык агротехникумлыларны бу юлы да җиңүле максатларына ирештерде
Игенче! Горур яңгырый. Язмы-көзме халык аның хезмәте алдында баш игән, ия, табыннарның муллыгы аңа бәйле, ачлык газабын күргәннәр бигрәк тә аның күз уңында кала бирә: ел кысыр килмәсме, ач калмабызмы, янәсе.
-
Балык Бистәсенең язгы кыр эшләре маяклары
язгы кыр эшләре маяклары
-
Балык Бистәсендә кыр эшләре бар көченә бара
Бу атна башыннан районыбызда язгы кыр эшләре тулы куәткә башланып китте. Игенчеләр өчен иң җаваплы чор инде бу. ”Язның бер көне ел туйдыра”, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Гасырлар дәвамында исбатланган сүзләр.
-
Татарстанның дүрт районы сөт җитештерүдә узган елдан калыша. Безнең район кайсы урында?
Буа, Апас, Кайбыч, Минзәлә районнары күрсәткечләре узган елга караганда ким.
-
Балык Бистәсе авылларында мөгезле эре терлек асраучы хуҗалыклар шактый күп
Мәшәкатьле хезмәт дисәк тә, районыбыз авылларында мөгезле эре терлек асраучы хуҗалыклар шактый күп.