Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылы егетләре бүген үзгә мәйдан тота
Яңа Арыш пәһлеваны, 23 тапкыр авыл Сабантуйларының баш батыры, районның абсолют батыры, 7 тапкыр район Сабантуе флагын күтәрүче Юныс Мөхәммәтрәхимов бүген башка мәйданда, азык муллыгы өчен көрәшә. Янәшәсендә ике энекәше–Рамил белән Фәнис. Өч тракторда кайткан яшел массаны чиратлашып таптатып торалар алар. Бүгенге көндә хуҗалыкта 6 мең тоннадан артык сенаж салынды. Монда, сүз дә юк, бертуган Мөхәммәтрәхимовларның хезмәт өлеше гаять тә зур.
Юныс быелгы язгы кыр эшләре чорында 1700 гектарда җир эшкәртте.Хәзерге вакытта көзге чәчү өчен туфрак әзерләү белән дә мәшгуль ул. Аны әле сенаж базында,әле эшкәртеләчәк басуда күрәсең. Аның агрегаты 400 гектарда көзге чәчүгә җирне эшкәртергә дә өлгергән инде.Менә шулай, кайда да мәйдан тота Юныс батыр.Энеләре дә аннан калышмыйча, династия исеменә тап төшермәскә тырышып матур хезмәт куялар.
Вазыйх Фатыйхов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа