Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсе аграрийлары “яшел урак”ка әзерме?

Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкилләре катнашындагы махсус комиссия районыбызның авыл хуҗалыгы предпиятиеләрендә, крестьян–фермер хужалыкларында булып «яшел урак»ка әзерлекләрен тикшерделәр.

Комиссия беренче чиратта, азык әзерләү техникасының, азык саклагычларның әзерлек дәрәҗәсен бизмәнгә салды. Механизатор кадрлар белән тәэмин ителеш, хезмәт шартлары, техника куркынычсызлыгы мәсьәләләре дә күз уңында булды.

Тулаем алганда, комиссия булган хуҗалыкларда яшел уракка әзерлекне яхшы дип тапты. Ә иң югары бәяне “Азык–төлек корпорациясе» жаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте алды. “Кулон–Агро”, “Масловский” хуҗалыкларында да терлек азыгы әзерләүгә ныгытып әзерләнгәннәр. Бу хуҗалыклар бүген дисәң, бүген эшкә керешергә әзер. Ә “яшел урак” атна–ун көннән башланыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса