Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсе районында нигә сөтне төрле бәядән сатып алалар
Эшмәкәрләрнең дә бар сараны, бар бае.
-
Антибиотик бар дип, халык тапшырган сөтне кире боралар
Соңгы көннәрдә сыер асраучы авыл халкы тетрәнү кичерә: сөт бәясе түбәнәеп, үзкыйммәттән дә түбән дәрәҗәгә тәгәрәп маташа.
-
Балык Бистәсенең Күгәрчен авылы фермеры Данил Нәбиуллин ел башыннан бирле нәрсә сата?
Күгәрчен авылы фермеры Данил Нәбиуллин бу ел башыннан сөтне узган елдагыдан 45 тоннага күбрәк саткан. Бүгенгесе көнне аның гаилә фермасында 37 баш савым сыерлары исәпләнә.Бу елның 11 аенда ул хәзерләүчеләргә 173 тонна сөт озаткан.Күрсәткечләрдән мәгьлүм булганча, фермер быел җитештергән продукциясен яхшы сыйфат белән генә сатуга ирешкән. фотоhttp://dsd3rmhotmx78.cloudfront.net Автор Идрис Аметов.
-
Балык Бистәсе хуҗалыклары һәм фермерларыбыз 181 миллион сумлык техника һәм төрле агрегатлар сатып алдылар
Бу ел башыннан районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз 181 миллион сумлык техника һәм төрле агрегатлар сатып алдылар. Бу узган елдагыдан ике мәртәбәгә артык сумма. Якын көннәрдә Логос" хуҗалыгы 14 миллион сумлык заманча техника,"Кулон-Агро" хуҗалыгы исә 16 миллион сумга яңа ике К-700" тракторы сатып алырга планлаштыралар. фотоhttp://agrimach.biz Автор Идрис Аметов.
-
Балык Бистәсенең Таулар авылыннан Илнур Шәмсетдинов бар эшкә дә өлгер
Таулар авылы фермеры Фәнил Яруллинның яңа ачылган гаилә фермасына яшь парлар район үзәге-Балык Бистәсеннән күченеп кайтканнар.
-
Балык Бистәсенең Мель Починок авылы фермеры Фәнил Бикмуллин соңгы 10 айда нәрсә сатып баеган
Мель Починок авылы фермеры Фәнил Бикмуллин бу елның 10 аенда хәзерләүчеләргә 183 тонна сөт озаткан.
-
Балык Бистсенең " Кулон - Агро" хуҗалыгының сөте кыйммәтле
Бүгенгесе көнне районыбыз хуҗалыклары арасында иң кыйммәт бәядән сөтне кулонлылар саталар.
-
Балык Бистәсендә күпләп дуңгызлар үлә
Агымдагы елның 10 аенда районыбыз хуҗалыкларында 85 баш мөгезле эре терлек һәм 412 дуңгыз үлгән. Белгечләр моны урыннарда малларны карау һәм ашату технологияләренең тиешенчә үтәлмәве белән аңлаталар. Терлекләр үлеменә юл куюда Балык Бистәсе ВЗП һәм Азык-төлек корпорациясе эшчәннәре быел зур "рекорд" куйганнар. Ә менә "Агрокам" җәмгыятендә дуңгызларның үлеме узган елдагыдан...
-
Балык Бистәсе хуҗалыкларында сыерлар саны арта
Бүгенгесе көнне район хуҗалыкларында һәм фермерларыбызда барлыгы 3127 савым сыерлары исәпләнә.
-
Балык Бистәсенең “Кулон-Агро” хуҗалыгында савым сыерлары өчен комплекс төзелә башлады
"Кулон-Агро" хуҗалыгында савым сыерлары асралган комплексының - 500 баш сыерга исәпләнгән икенче чираты төзелә башлады. Шулай итеп биредә савым сыерларының баш санын киләчәктә 1 мең башка җиткерергә исәп итәләр. Инде бүген үк монда мөгезле эре терлекнең баш саны 824 кә җиткән. Әйтүләренә караганда төзү эшләре киләсе елның көзендә тәмамланачак. Автор...
-
Балык Бистәсенең “Закирова” хуҗалыгында эшләүче Фәрит Гәрәев 25 ел руль артында
Без Кече Әшнәк авылының "Закирова" фермерлык хуҗалыгында булганда хуҗалык уңганы, автотранспортчы Фәрит Гәрәев әле яңа гына рейстан кайтып төшкән иде.
-
Балык Бистәсенең " Логос" хуҗалыгы ашлыкны Иранга сата
Районыбыз биләмәсендә эшләүче авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен бу ел мул икмәкле, уңышлы килде. Һәр хуҗалык һәм фермерларыбыз аны үз ирекләре, теләкләре белән саталар. Логослыларның Иранга ашлык сатуы хакында язган идек. Бу көннәрдә алар икешәр мең тонна сыешлы дүрт(соңгы икесе бодай) баржаны Әстерхан белән Вологда өлкәләренә җибәрделәр. Автор Идрис Аметов....
-
Балык Бистәсенең “Кама-Агро” хуҗалыгында менә дигән егетләр эшли
"Кама-Агро" хуҗалыгы машина- трактор паркына килеп керүгә берничә егетнең күәтле трактор янында кайнашуы күзгә ташланды.
-
Балык Бистәсенең “Кулон Агро” хуҗалыгында эшләүче Дамир Гариповка тиңнәр юк
"Кулон Агро" хуҗалыгына барып чыккач хуҗалык җитәкчесе Фәнис Юнысов безне быелгы урып-җыю эшләрендә тирә-юньдә дә үзенә тиңнәр булмаган урак батыры, яшь игенче Дамир Гарипов белән таныштырды.
-
Балык Бистәсенең ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык китерү дәвам итә
Район ашлык кабул итү предприятиесенә үз хуҗалыкларыбыздан гына түгел күрше районнардан да ашлык китерү әле дәвам итә. Урып җыю эшләре башыннан монда барлыгы 19 мең тонна икмәк китерелгән. Күптән түгел генә алар барҗагага 2 мең тонна икмәк төяп Иранга озатканнар. Биредә якын көннәрдә яңа уңыш ашлыгыннан берничә төрле ярмалар җитештерүгә...