Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсенең язгы кыр эшләре маяклары

язгы кыр эшләре маяклары

 

“Логос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторлары  Фәрит Гәрәфетдинов белән Илдар Сәхипов Дҗондир 9420 тракторында Хорш–АТД–11,35 агрегаты белән 350 гектар арпа чәчтеләр.

 

 “Зюзино Агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Андрей Кузнецов МТЗ–82 тракторы белән 200 гектар рапс чәчте. Шул ук хуҗалыктан Камил Мөхәммәтҗанов ХТЗ–150К тракторы белән 300 гектар туңга сөрелгән мәйданнарны культивацияләде.

 

 “Шәмсетдинов” крестьян–фермер хуҗалыгы механизаторы Фәнил Сафин МТЗ–1221 тракторында 50 гектар арпа чәчте. Миннегәрәй Әхмәтшин МТЗ–1221 тракторы белән–175, Фәнус Сөнгәтуллин 150 гектар мәйданда туңга сөрелгән участокларны тырмаладылар.

 

  “Кама–Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте механизаторы Миннур Минеханов МТЗ–1221 тракторы белән 130 гектар арпа чәчте. Халик Гайнуллин Т–150 тракторында 20 гектар мәйданда туңга сөрелгән җирләрне тырмалады.

фотоkaztag.kz

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса