Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсенең “Кулон-Агро” хуҗалыгы сөт җитештерүдә дә сынатмыйлар
Берничә ел элек "Кулон-Агро" хуҗалыгы читтән яхшы нәселле таналар кайтарып сөт җитештерүгә алынган иде. Кыска гына вакыт эчендә биредә терлекләрнең баш санын 830 га җиткерделәр. Аның 414 е савым сыерлары.Кулонлылар бу көннәрдә хәзерләүчеләргә 6,3 тонна югары сортлы сөт озаталар. Ул узган елдагыдан ике тоннага артык. фото
-
Балык Бистәсе хуҗалыклары көнбагыш белән кукуруз суктыра
Хуҗалыкларда инде көзге кыр эшләре дә тулысынча тәмамлану алдында тора. Бу көннәрдә суктырып алынган иген кырларында 75 трактор туңга сөрүдә эшли. Алар һәр көнне уртача бер мең гектардан артык җир эшкәртәләр. Тик әлегә кыр эшләрен тулысынча тәмамлау өчен суктырылмаган көнбагыш һәм бөртеккә алынасы кукуруз бераз тоткарлык тудыра. фотоcubometry.ru
-
Балык Бистәсе районы игенчелектә рекордлы үрләр яулады
Көз хакимлеген үз кулына алып,басу-кырлардан үстерелгән уңыш амбарларга урнашкан, сату-алу гамәлләре барган бу көннәрдә район игенчеләре эш нәтиҗәләрен, уңышларын үлчәү тәлинкәләренә салып барларга алындылар. Ә сөенер уңышлар аз булмады быел. Шактый хуҗалыклар хисабына район игенчелектә рекордлы үрләр яулады. Район буенча бөртеклеләрнең тулаем җыемы 156 мең тоннага җитте һәм район республика...
-
Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылы механизаторы Ибрахим Гәрәевның эш стажын санап бетергесез
Быел Югары Тегермәнлек авылы механизаторы Ибрахим Гәрәевның комбайн штурвалы артына утыруына 28 ел тулды.
-
Балык Бистәсендә сыерлар саны үрчи
Күп хезмәт таләп ителә дигән сылтау белән кайбер авыл җирлекләрендә савым сыерлар саны нык кими башлаган иде. Әмма тулаем алганда хәлләр алай ук борчылырлык та түгел. Авылларда сыерларның баш саны бу елның 9 аенда узган елдагыдан 75 башка арткан. Шунысы куанычлы, район үзәгендә дә сыерларның баш саны 5 кә артык....
-
Балык Бистәсе хуҗалыклары сөтне арттырып саталар
Бу ел башыннан район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре хәзерләүчеләргә 11 мең тоннадан артык сөт саттылар.
-
Балык Бистәсе хуҗалыклары чәчү орлыкларын туплап куйдылар
Соңгы елларда районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз яхшы сортлы чәчүлек орлыкка зур өстенлек бирәләр. Шуның уңай нәтиҗәсе буларак кайбер хуҗалыклар бөртеклеләрнең кайбер төреннән 45 әр центнер уңыш алуга ирештеләр. Инде бик күпләр киләсе ел уңышы өчен җитәрлек күләмдә чәчүлек орлык хәстәрләргә дә өлгерде. Әйтүләренә караганда, язгы кыр эшләре өчен киләсе елга...
-
Балык Бистәсенең Мәшләк пешекчеләре пешергән ризыкларны мактап туялмыйлар
-Хуҗалыгыбызда кыр эшләренең көйле баруы игенче- механизаторларыбызны пешекчеләребезнең көнгә өч мәртәбә яхшы сыйфатлы ризыклар белән сыйлауларына бәйле, -ди фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов. Чыннанда кайсы вакытта килеп керсәң дә биредә тукланучылар аш-су осталары хезмәтеннән канәгать калуына тап буласың. Әле менә соңгы мәртәбә без биредә булганда да ашханәдә көненә 30-35 әр...
-
Балык Бистәсенең «Азык-төлек корпорациясе» хуҗалыгында Фәнис Мөхәммәтрәхимовның хезмәт юлы күпләргә үрнәк булырлык
«Азык-төлек корпорациясе» хуҗалыгында Мөхәммәтрәхимовларның хезмәт юлы күпләргә үрнәк булырлык.
-
Балык Бистәсенең Күки авылында сыерлар үлә
Әле узган атнада гына Күки авылы көтүендә берьюлы 4 сыер күбенеп үлгән. Ни кызганыч, аларның берсен иминиятләштерергә өлгерми калганнар. Ә калган өч сыер хуҗалары тиздән сөтбикәләре өчен иминият акчасын алачаклар. фотоworldanimal.foundati Автор Идрис Аметов.
-
Балык Бистәсенең “Солтан” хуҗалыгына 15 миллионлык трактор алып кайтканнар
"Солтан" хуҗалыгы соңгы елларда яңа техникалар белән үзенең машина паркын яңарта. Шушы көннәрдә генә 15 миллион сумлык яңа Нью Холд тракторын кайтарганнар. Аны хуҗалык уңганы Алмаз Фәттаховка тапшырганнар. Ул сменага 40 ар гектарда туңга сөрү үткәрә. Фото livefomdet.ru Автор Идрис Аметов.
-
Балык Бистәсе хуҗалыклары очкычлар ярдәмендә басуларны эшкәртә
Районыбызның "Логос","Балык Бистәсе ВЗП" хуҗалыклары очкычлар ярдәмендә көнбагыш басуларын үсешне туктата торган махсус препаратлар белән эшкәртүгә керештеләр. Шунсыз безнең шартларда комбагышны бөртеккә суктырып алып булмый. Быел районыбызда әлеге культураны барлыгы 5299 гектар мәйданда үстерделәр. фотоavia.pro Автор Идрис Аметов.
-
Балык Бистәсенең Крәшен Казысы җирлегендә үтереп уңган кишер
Берничә ел элек Крәшен Казысы җирлегендә яшелчә үстерү максатыннан "Агро Инпекс Казыли" җәмгыяте эшчәнлек җәелдереп җибәргән иде. Хәзерге вакытка алар тарафыннан берничә бина капиталь ремонтланып, яшелчә саклагыч ролен үти башлаганнар. Без биредә булганда электртөягече ярдәмендә кырдан кайтарылган кишерне әлеге саклагычларга урнаштыру эшләре бара иде. Ә кишер басуында кызу эш кайный....
-
Балык Бистәсендә сыер - кәҗә асраучыларга хөкүмәт акчалата ярдәм итте
Шәхси хуҗалыкларында сыер-кәҗә асраучыларны хөкүмәтебез быел да үз ярдәменнән ташламады. Әле шушы көннәрдә генә районыбызга мондый затларга атап 8 миллион 440 мең сум акча килде. Әйтүләренә караганда, быел районда сыер(2550 баш) һәм кәҗә (790 баш) асраучылар саны узган елдагыдан шактый арткан. Шуңа сыер асраучыларга 3әр, кәҗә тоттучыларга 1әр мең сум...
-
Балык Бистәсе хуҗалыкларында рапс уңды
Районыбыз белгечләре әле рапсның һәр гектарыннан быелгыдай югары уңыш алуларын хәтерләмиләр.