Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсе игенчеләрен һәрдаим зурлап торалар
Быелгы урып-җыюның чираттагы ункөнлек эш йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм аларга муниципаль район башлыгының акчалата бүләкләре тапшырылды.
-
Балык Бистәсенең урып -җыю алдынгылары ачыкланды
Быелгы урып-җыюның өченче 17 көнлек эш йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеле булды. Аларга муниципаль район башлыгының акчалата бүләкләре тапшырылды.
-
Балык Бистәсе хуҗалыклары көтүләрен яңарта
Хуҗалыклар һәм фермерларыбыз көтүне яхшы нәселле таналар хисабына яңартуны дәвам итәләр.
-
Балык Бистәсенең Таулар авылы фермеры Фәнил Яруллин быелгы бәрәңге уңышыннан канәгать
Бик күп хезмәт сорый дигән сәбәп белән районыбыз хуҗалыклары һәм фермерлар бәрәңге игүне нык киметтеләр. Быел аны бары тик Таулар авылы фермеры Фәнил Яруллин гына 20 гектарда үстергән иде.Бәрәңге алуны әле башлап кына җибәргән, уңышы да узган еллардан күпкә югары икән. Ул барыннан да бик канәгать булуын белдерде. Аның яхшы...
-
Балык Бистәсе хуҗалыкларында эшләр гөрләп бара
Быел районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз 12 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчеп киләсе ел уңышына нигез салып куйдылар. Еллар ничек кенә уңышсыз килмәсен, тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә көзге культура үзен аклый. Әнә, быел да зюзинолылар көзге арышның һәр гектарыннан уртача 58, ә масловкалылар 53 әр центнер уңыш алуга ирештеләр. Автор...
-
Балык Бистәсенең " Логос" хуҗалыгының механизаторы Әгъзам Хисмәтовка тиңнәр юк
"Логос"хуҗалыгының алдынгы механизаторы Әгъзам Хисмәтовның механизаторлык хезмәт стажы 30 елдан артып китә.
-
Балык Бистәсе хуҗалыкларына яңа техникалар кайтарылды
Бу ел башыннан районыбыз хуҗалыклары һәм фермерлар 170 миллион сумлык техника һәм агрегатлар сатып алдылар. Әлеге сан узган ел белән чагыштырганда 72 миллион сумга артык. Ел башыннан техника парклары 6 яңа трактор, 3 комбайн исәбенә яңартылган. Моннан тыш шактый гына хуҗалыклар кирәкле җир эшкәртү һәм чәчү агрегатлары белән тулыланган. Автор...
-
Балык Бистәсе хуҗалыкларының савым сыерлары фермаларга кайтарылды
Хуҗалыкларыбызның 1400 баш савым сыеры тулысынча җәйге лагерьлардан фермаларга кайтарылды. Быел терлекләр торагының барысына да агымдагы ремонт эшләре үткәрелгән. Ә менә 5 хуҗалык 6 торакка субсидияле капиталь ремонт ясыйлар. Ул инде тәмамлану алдында тора. фотоSlovon.ru Автор Идрис Аметов.
-
Балык Бистәсе хуҗалыкларында 140 мең тонна икмәк келәтләргә урнаштырылды
Кайбер хуҗалыкларыбыз бу көннәрдә соңгы гектарларда урып-җыю эшләре алып баралар. Елның уңышлы килүе, гадәттә, икмәкнең күп булуыннан күренә. Быел 140 мең тоннадан артык икмәк хуҗалык амбарларына кайтарылып урнаштырылды инде. Ул-узган елның тулаем уңышыннан 16 мең тоннага артыгырак. Әле тагын 4 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарыласы бар. фотоHlebomoli.ru Автор Идрис...
-
Балык Бистәсе район башлыгы Илхам Валеев “Логос” хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Лыловка министр бүләге тапшырды
Районыбыз биләмәсендә иң күп җир биләүчеләрнең берсе "Логос" хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Лылов елның-елында мул уңыш җыеп алуы белән дә әле бүген күпләргә өлге булып тора. Авыл хуҗалыгы тармакларында озак еллар дәвамында һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен еш кына аны республикабыз күләмендә дә мактап телгә алалар. Быел да районыбызда бөртекле культуралардан иң...
-
Балык Бистәсенең " Зюзино" хуҗалыгын күпләргә үрнәк итеп күрсәтеп була
Игенчелек өлкәсендәге күләмле хезмәтләре өчен "Зюзино" хуҗалыгын бүген күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин.
-
Балык Бистәсенең " Солтан" хуҗалыгында эшләүче Әдхәм Сибгатовка тиңнәр юк
Әдхәм Сибгатовның"Солтан" хуҗалыгында күрше Түбән Ырга авылыннан килеп эшләвенә 6 ел гына вакыт үтсә дә, ул инде күптәннән үзен уңай яктан танытырга өлгергән. Быел да "Джондир" тракторы белән 2 мең гектардан артык мәйданда җир тырмалаган, чәчүлек мәйдан әзерләгән ул.Хуҗалыкта көзге чүчүнең үз вакытында һәм кыска агротехник срокларда тәмамлануында да аның...
-
Балык Бистәсендә фермерлар саны арта
Сөт җитештерүдә фермерларыбыз үз эшчәнлекләрен нык яхшырта төштеләр. "Габитов", "Габдриев", "Караганов", "Гобәйдуллин", "Нәбиуллин", "Закирова"(Шумково) хуҗалыклары сөт җитештерүне бүген нык арттыруга ирештеләр. Андыйлар үрнәгендә бу юнәлештә үз эшләрен җәелдерергә омтылучылар да күренә башлады. Таулар авылыннан Фәнил Яруллин бу көннәрдә үзенең сөтчелек фермасын ачып җибәрергә әзерләнеп йөри.Ул 120 баш савым сыерына исәпләнгән...
-
Балык Бистәсе кырларында эшләр гөрли
Районыбыз биләмәсендә кыска гына вакыт эчендә суктырып алыначак 51 мең гектар мәйданда туңга сөрү үткәрү бурычы тора. Бу эшне бүгенгесе көнне "Зюзино", "Логос", "Галәветдинов", "Гөбәйдуллин", "Габитов", "Шәмсетдинов","Габдриев","Талаков" хуҗалыклары аеруча оешкан төстә алып баралар. Кырларда бүген барлыгы утыз биш трактор җир сөрә. Автор Идрис Аметов. фотоGalleryb9d.realestate
-
Балык Бистәсендә рапс уңышы мулдан
Соңгы елларда Республикабызның азык-төлек базарында сорау зур булган рапс культурасыннан логослылар моңарчы күрелмәгән уңыш алуга ирешәләр. Аны быел районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз 5300 гектар мәйданда игеп үстергән иделәр. Логослылар аны иң күп игүчеләрдән (1037га) исәпләнәләр. Технологик таләпләрне тиешенчә үтәгәнгә алар аның һәр гектарыннан уртача 30 ар центнер уцыш алуга ирешәләр....