Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсенең урып -җыю алдынгылары ачыкланды

Быелгы урып-җыюның өченче 17 көнлек эш йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеле булды. Аларга муниципаль район башлыгының акчалата бүләкләре тапшырылды.

Чит ил комбайннары арасында беренче-икенче урыннарны"Логос" хуҗалыгы игенчеләре Петр Шербаков белән Әгъзам Хисмәтов яуладылар. "Кулон-Агро"алдынгысы Дамир Гарипов 839 тонна ашлык суктырып - өченче, шул ук хуҗалык комбайнчысы Рөстәм Гыймадиев "Макдон" комбайнында 589 гектарда игеннәрне теземнәргә салып - беренче урынга ия булдылар. "Дон"," Акрос", "КЗС-812" комбайннары арасында"Шәмсетдинов" хуҗалыгы алдынгысы Павел Никитин белән Яңа Арыш авылы игенчесе Фәнис Мөхәммәтрәхимов "Акрос" комбайннарында беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. "Гобәйдуллин" хуҗалыгыннан Александр Коташов "КЗС-812" комбайнында 669 тонна ашлык суктырып - өченче урынга чыкты."СК-5", "Еиесей" комбайннары арасында "Габдриев", "Галәветдинов", "Шакиров" фермерлык хуҗалыкларыннан Фәнил Харисов-беренче, Альфред Галиуллин-икенче, Рәмис Ногманов- өченче урыннарны алдылар. Аларның һәммәсенә дә эш урыннарында тантаналы төстә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев