Балык Бистәсе игенчеләрен һәрдаим зурлап торалар
Быелгы урып-җыюның чираттагы ункөнлек эш йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм аларга муниципаль район башлыгының акчалата бүләкләре тапшырылды.
Чит ил комбайннары арасында беренче-икенче урыннарны"Логос" хуҗалыгы игенчеләре Петр Шербаков белән Әгзам Хисмәтов яуладылар. "Кулон-Агро"алдынгысы Дамир Гарипов 839 тонна ашлык суктырып- өченче, шул ук хуҗалык комбайнчысы Рөстәм Гимадиев "Макдон" комбайнында 589 гектарда игеннәрне теземнәргә салып- беренче урынга ия булдылар. "Дон"," Акрос", "КЗС-812" комбайннары арасында"Шәмсетдинов" хуҗалыгы алдынгысы Павел Никитин белән Яңа Арыш авылы игенчесе Фәнис Мөхәммәтрәхимов "Акрос" комбайннарында беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. "Гөбәйдуллин" хуҗалыгыннан Александр Коташов "КЗС-812" комбайнында 669 тонна ашлык суктырып өченче урынга чыкты."СК-5", "Енесей" комбайннары арасында "Габдриев", "Галәветдинов", "Шакиров" фермерлык хуҗалыкларыннан Фәнил Харисов-беренче, Алфред Галиуллин-икенче, Рәмис Ногманов- өченче урыннарны алдылар. Аларның һәммәсенә дә эш урыннарында тантаналы төстә бүләкләр тапшырылды.
фото900igr.net
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев