Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсенең Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче Айнур Ибраев бар эшкә өлгерә
Авыл җирлекләрендә бүген үз гаилә бизнесларын ачарга теләүчеләрнең елдан-ел артып торуы сөенечле хәл.
-
Балык Бистәсе хуҗалыклары рыжикка игьтибарны арттырганнар
Соңгы елларда хуҗалыклар һәм фермерларыбыз югары уңыш бирергә сәләтле булган культураларга зур өстенлек бирә башладылар. Быел үткәрелгән көзге чәчүдә мәсьәлән рыжик белән тритикале мәйданы узган еллардагыдан күбрәк. Шулай ук һәр елны игелә торган арыш белән бодай культуралары мәйданы да быел арткан. фото1-cx.com
-
Балык Бистәсе игенчеләре Теләче хуҗалыкларына ярдәмгә китте
Теләче муниципаль районы башлыгы үтенече буенча бүген районыбыздан өч комбайн урып-җыю эшләренә булышу өчен күршеләргә ярдәмгә киткәннәр. Районыбызда иң югары уңыш алып уракны беренчеләрдән булып тәмамлаган "Агрохимсервис" җәмгыятенең Фәрит Сибгатов, Рөстәм Мингазов, Александр Капитонов кебек тырыш игенчеләре һәм Илгизәр Хуҗагалиев белән Валерий Кузнецов кебек җитез КАМАЗчылары бүген күршеләргә булышалар. фотоSlivtop.com
-
Балык Бистәсенең икмәк кабул итү оешмасы ботен көченә эшли
Район икмәк кабул итү предприятиесенә бүгенгесе көнне ун мең тоннадан артык ашлык китерелгән. Бирелә әйтүләренә караганда икмәк олаулары кимеми, һәр көнне артып тора. Аны районыбыз хуҗалыкларыннан гына түгел күрше Питрәч, Лаеш, Яңачишмә районнарыннан да күп китерәләр. Һәр көнне келәтләргә 500-600 тонна ашлык керә. фотоAgroprom.kz
-
Балык Бистәсендә урак батырларын зурладылар
Әле шушы көннәрдә генә районыбызда урып-җыю эшләрендә катнашучыларның хезмәтенә икенче мәртәбә йомгак ясалды һәм җиңүче экипажларга эш урыннарында район башлыгының акчалата бүләкләре тапшырылды. Уракның икенче ун көнлегендә чит ил комбайннары арасында "Кама-Агро"хуҗалыгыннан Сәмигулла Нәбиуллин белән "Логос" комбайнчысы Петр Шербаков беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. Алар 818-719 тонна ашлык суктырып алганнар. Өченче урынга...
-
Балык Бистәсе терлекчеләре сөт савып алуны киметмиләр
Көннәр инде көзгә авышса да, хуҗалыкларда сөт җитештерү күләмен әле киметмәскә тырышалар.
-
Балык Бистәсе хуҗалыкларында көзге чәчү тәмамлануга бара
Елның нинди килүенә карамастан, көзге культуралар үзләрен аклый төшәләр.
-
Балык Бистәсендә агропромышленность хезмәтчәннәре профсоюзының республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина булып китте
Бүген районыбызга эш визиты белән агропромышленность хезмәтчәннәре профсоюзының республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Салахов килделәр.
-
Балык Бистәсендә урак кызу темплар белән дәвам итә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча 22 августка барлыгы 17220 гектар мәйданда игеннәр җыеп алынган. Бу барлык мәйданнарның 41,7 процентын тәшкил итә. Шул исәптән 10150 гектар арпа,3200 гектар көзге бодай, 2770 гектар арыш жыелган инде. Барлыгы 68830 тонна ашлык суктырып алынган "Масловский" акционерлык жәмгыяте игенчеләре бөртеклеләрнең һәр...
-
Балык Бистәсенең “Логос” хуҗалыгында урак кызу темплар белән дәвам итә
Игенчелек өлкәсендә районыбызның лидерларыннан саналган "Логос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә урып-җыю кызу темплар белән дәвам итә. Хуҗалыкның баш агрономы Айзат Зарипов әйтүенчә, 2 мең гектардан артык арпаны җыеп суктырганнар инде. Уңыш әлегә гектарга уртача 39-40 центнер чыга икән. Без килгән көнне хуҗалыкның 6 комбайны Дикое Поле авылы янәшәсендәге 113 гектарлы арпа...
-
Балык Бистәсенең икмәк кабул итү оешмасы ботен көченә эшли
Бүгенге көндә икмәк кабул итү оешмасына 2400 тонна икмәк китерелгән. Иң күп олеш Яңа Арыш авылы хуҗалыгыннан булган. Шулай ук, җаваплыгы чикләнгән " Рыбно - Слободская " корпорациясе дә 800 тонна арыш һәм арпа тапшырган. фотоChhp.ru
-
Балык - Бистәсенең "Кулон" хуҗалыгы бодай суктыра
Бүгенгесе көнне бу хуҗалыкның 6 комбайны көзге бодай суктыруда нәтиҗәле эшлиләр. Кырлары районның төрле почмакларында урнашуына карамастан уңыш алу барысында да бер дәрәҗәдә, әле урып-җыю эшләре башланды гына шуңа бәя бирүе дә кыенрак диләр белгечләр. Әмма инде биредә көзге бодайның һәр гектарыннан уртача 26 центнер уңыш алулары билгеле. фотоMotto.net.ua
-
Балык Бистәсенең комбайнчылары ярыша - ярыша эшлиләр
"Азык төлек корпорациясе"хуҗалыгының дүрт комбайны бу көннәрдә 154 гектарлы көзге арыш кырында бер-берсе белән ярышып эшлиләр. Шулай да өстенлек "Акрос" комбайнчылары кулында икән. Әлегә һәр елда диярлек урак батыры булып макталучы Фәнис Мөхәммәтрәхимов быелда бу үрне башкаларга бирмәү өчен тырыша. Уракта хезмәттәшләре Илшат Гәйнетдинов, Марс Шәмсивәлиев белән "Дон" комбайнында Илдар...
-
Балык Бистәсендә урып- җыю эшләре темп ала
Районыбыз хуҗалыкларында бүгенгесе көнгә пландагы 41268 гектарның 1800 гектарында игеннәр теземнәргә салынды һәм 1320 гектарында бөртеклеләр җыеп-суктырылды. Районда быел уртача уңыш 40,2 центнер тәшкил итә. Уракны быел "Логос", "Зюзино", "Кама" хуҗалыклары һәм "Галәветдинов" фермерлык хуҗалыклары уңышлы төстә алып баралар. Бөртеклеләрнең чыгышы да сөендерә. Камалылар көзге арышның һәр гектарыннан уртача 35...
-
Балык - Бистәсендә бердәм рейдлар башланды
14 нче августтан 4 нче сентябргә кадәр районыбыз биләмәсендә "Дәүләт техник күзәтчелеге" идарәсенең Балык Бистәсе һәм Лаеш район бүлекләре инспекцияләре катнашында бердәм рейдлар башлана. Әлеге "Комбайн" операцияләре барышында барлык техникаларның дәүләт номерлары, теркәлүе хакында, йөртүчеләренең таныклыклары булуы, техник карау үтүләре һәм билгеле инде аның төзек булуы, янгын сүндерү, аптечка, махсус...