Авыл хуҗалыгы
Балык Бистәсендә фермерлар саны арта
Сөт җитештерүдә фермерларыбыз үз эшчәнлекләрен нык яхшырта төштеләр. "Габитов", "Габдриев", "Караганов", "Гобәйдуллин", "Нәбиуллин", "Закирова"(Шумково) хуҗалыклары сөт җитештерүне бүген нык арттыруга ирештеләр. Андыйлар үрнәгендә бу юнәлештә үз эшләрен җәелдерергә омтылучылар да күренә башлады.
Таулар авылыннан Фәнил Яруллин бу көннәрдә үзенең сөтчелек фермасын ачып җибәрергә әзерләнеп йөри.Ул 120 баш савым сыерына исәпләнгән...
Сөт җитештерүдә фермерларыбыз үз эшчәнлекләрен нык яхшырта төштеләр. "Габитов", "Габдриев", "Караганов", "Гобәйдуллин", "Нәбиуллин", "Закирова"(Шумково) хуҗалыклары сөт җитештерүне бүген нык арттыруга ирештеләр. Андыйлар үрнәгендә бу юнәлештә үз эшләрен җәелдерергә омтылучылар да күренә башлады.
Таулар авылыннан Фәнил Яруллин бу көннәрдә үзенең сөтчелек фермасын ачып җибәрергә әзерләнеп йөри.Ул 120 баш савым сыерына исәпләнгән бинаны ныклап эшкә әзерләгән. Су үткәргеч, саву, тирес чыгару механизмнары тулы әзерлек хәленә китерелгән. Тиздән ул бирегә савым сыерлары кайтарып тутырырга планлаштыра. Билгеле инде иң элек үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында булган 20 баш терлекне монда күчерергә исәп итә.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев