Балык Бистәсенең Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче Айнур Ибраев бар эшкә өлгерә
Авыл җирлекләрендә бүген үз гаилә бизнесларын ачарга теләүчеләрнең елдан-ел артып торуы сөенечле хәл.
Әле шушы көннәрдә генә Түбән Тегермәнлек авылында булганда гомерләре буена диярлек терлекчелек кәсебен үз иткән Ибраевлар гаиләсе белән танышырга туры килде. Хезмәти тормышларын авыл хуҗалыгы производствосына багышлаган гаилә бу. Алар быел республикабыз авыл хуҗалыгы министрлыгында проектларын исбатлап, 50 баш савым сыерлары асралачак ферма төзелеше өчен ике миллион сумнан артык дәүләт ярдәме алуга ирешәләр. Шәхси хуҗалыкларында бүгенгесе көнне 8 баш савым сыеры асрап, дистәдән артык терлек тотулары аларның бу четрекле эшкә бик нык уйлап керешүләрен күрсәтә. Гаиләләре белән 16 гектар мәйданда күпьеллык үлән үстергәннәр. Тагын 15 гектарда авылдашларының пай җирләрен рәсмиләштереп йөриләр.Ике тракторлары, чәчү, җир эшкәртү, печән чабу, рулонлау агрегатларын алдан хәстәрләп куйганнар. Кыскасы, башлаган эшләрен ярты юлда ташлап калдыра торганнардан түгел алар. Гаилә башлыгы Илнурның бар эшкә кулы ята. Ул менә дигән механизатор. Балаларын хезмәт сөючән, тәртипле үстергәннәр. Олы улы Айнур югары уку йортын тәмамлап шәһәр төзелешләрендә эшләгән. Соңгы елларда Мәскәүдә прораб буларак яңа спорт обьектлары төзелешләрендә хезмәт куйган. Быел кайтып хуҗалыкларында булышкан. Аны үз яннарына кайтару әмәлен тапканнар. Үз туган җирләрендә яшәп, бәхетләрен тырыш хезмәтләре белән туган якларында тапсыннар дигәннәрдер инде. Әтисе белән алар 300 гә якын рулон печән һәм салам әзерләп өеп куйганнар. Икенче улы Илсурның да шәһәрдә үз бизнесы. Читтән торып Казан энергетика университетында белем ала.Тугызынчы сыйныфта укучы кызлары Рәзилә күптән инде әнисенең беренче ярдәмчесенә әйләнгән. Өй эшләрендә дә, сыер саварга да бик теләп булыша.
Ибраевлар хуҗалыкның элеккеге дуңгызчылык комплексы урнашкан җирдә үз гаилә фермаларының нигезен салып куйган. Су скважинасын да бораулаганнар. Алар исәпләгәнчә гаилә фермасы киләсе ел башында эшли башлаячак. Ферманы тулыландыру өчен үз абзарларындагы терлекләр дә бик ярап куячак.
Рәсемдә булачак фермер Айнур Ибраев.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев