Балык Бистәсендә урак батырларын зурладылар
Әле шушы көннәрдә генә районыбызда урып-җыю эшләрендә катнашучыларның хезмәтенә икенче мәртәбә йомгак ясалды һәм җиңүче экипажларга эш урыннарында район башлыгының акчалата бүләкләре тапшырылды. Уракның икенче ун көнлегендә чит ил комбайннары арасында "Кама-Агро"хуҗалыгыннан Сәмигулла Нәбиуллин белән "Логос" комбайнчысы Петр Шербаков беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. Алар 818-719 тонна ашлык суктырып алганнар. Өченче урынга...
Әле шушы көннәрдә генә районыбызда урып-җыю эшләрендә катнашучыларның хезмәтенә икенче мәртәбә йомгак ясалды һәм җиңүче экипажларга эш урыннарында район башлыгының акчалата бүләкләре тапшырылды.
Уракның икенче ун көнлегендә чит ил комбайннары арасында "Кама-Агро"хуҗалыгыннан Сәмигулла Нәбиуллин белән "Логос" комбайнчысы Петр Шербаков беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. Алар 818-719 тонна ашлык суктырып алганнар. Өченче урынга 698 тонна ашлык суктырып "Логос" хуҗалыгы уңганы Әгзам Хисмәтов лаек булды.
Ә менә үзебезнең илдә җитештерелгән Дон, Акрос, КЗС комбайннары арасында "Масловский" хуҗалыгы игенчесе Алмаз Йосыпов ДОН-1500 комбайнында 1140 тонна ашлык суктырып алып беренче, шул ук хуҗалык комбайнчысы Рәдис Галиев аннан азга гына калышып икенче урынны яуладылар. "Шәмсетдинов" фермерлык хуҗалыгыннан Павел Никитин Акрос-550 комбайны белән икенче ун көнлектә 975 тонна ашлык суктырып алып өченче урынны яулады. Без аны ярдәмчесе күрше Алан Полян авылыннан килеп эшләүче Алексей Федоров белән олы юл читендәге бодай кырында очраттык. Егетләр икесе дә бай тәҗрибәле механизаторлар. Быелгы уңышка да нык сөенүләрен белдерделәр алар. Матур көннең кадерен белеп эшлиләр егетләр, саллы гына акчалата бүләк алуларына карамастан кызу эш вакытында озак тоткарланасылары килмичә тизрәк эшләрен дәвам иттерергә ашыктылар.
Ск-5, Енесей комбайннары арасында хөрмәтле фермерларыбыз Абдуллин игенчесе Минзөфәр Ибрахимов 345 тонна ашлык суктырып алып берече урынны яулады. Икенче-өченче урыннарны Габдриев белән Галәветдинов хуҗалыклары комбайнчылары Фәнил Харисов белән Илфар Хаҗиев бүлештеләр.
Һәр елдагыча игеннәрне теземнәргә салуда эшләүче комбайнчыларның да хезмәте исәпкә алынды. Яңа Арыш авылыннан Равил Кәримов "Магдон" комбайны белән 693 гектар мәйданда эш башкарып беречелекне алды. Хуҗалыкта аңа терлек азыгы хәстәрләүдә дә быел тиңнәр булмаган.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев