Бүген районыбызга эш визиты белән агропромышленность хезмәтчәннәре профсоюзының республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Салахов килделәр.
Алар районыбызның "Логос", "Азык-төлек корпорациясе», «Шәмсетдинов" хуҗалыкларында булып урып- җыю барышы, хезмәткә түләү,эш шартлары белән якыннан таныштылар. Урак алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.
(Тулырак репортажны газетабыз битләрендә укырсыз).
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев