Балык Бистәсенең " Зюзино" хуҗалыгын күпләргә үрнәк итеп күрсәтеп була
Игенчелек өлкәсендәге күләмле хезмәтләре өчен "Зюзино" хуҗалыгын бүген күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин.
Урып-җыюны районда беренчеләрдән булып тәмамлап, аларның бөртеклеләрдән югары уңыш җыеп алулары, җир белән оста эш итә белүләрен һәм технологик таләпләрне төгәл үтәүләрен күрсәтә. Шулай булмаса бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 55 центнердан артык уңыш җыеп ала алырлар идемени соң. Аннары биредә һәр эшне алдан билгеләнгән план буенча алып барырга күнеккәннәр. Ашлыгы суктырып алынган участокларның монда иң элек саламын җыеп рулонлыйлар. Аны елның-елындагыча Андрей Кузнецов башкара. Эштән буш вакытларында әле ул үзе преслаган рулоннарны хезмәттәше Рәшит Кәримов белән авылга ташуда да актив катнаша. Гадәттәгечә аларны ферма тирәләренә ташып өяләр. Быел да биредә арпа, солы саламнарына зур өстенлек бирелгән. Меңәрләгән рулон салам запасын өюдә Равил Сабитов белән Фәрит Мөхәммәтҗанов аеруча актив катнашканнар. Аларның берсе кырда тракторга төяп озатса, икенчесе бушатылган рулоннарны ферма янәшәсенә һәм утар эченә тигез итеп эскерткә куйганар. Шулай итеп Зюзино авылындагы атлар абзары янәшәсендә генә 300 дән артык рулан салам ташып өйгәннәр. Чистартылган кырларны сукалауда һәр көнне берничә берәмлек техника катнаша. Әлегә биредә бу эштә Камил Мөхәммәтҗанов зур активлык күрсәтә. Күәтле К-700 тракторы белән ул һәрвакыт үзенең смена нормаларын арттырып үтәүгә ирешә. Туңга сөрүдә Хөсәен Әхмәдиев белән Фарил Захидуллин да югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Бүгенгесе көнне монда әнә шундый зур оешканлык белән 800 гектардан артык мәйданда җир сөрергә өлгергәннәр. "Игенченең булганлыгы кырларыннан күренә" дип халык телендә еш кабатлана торган әйтем нәкь менә зюзинолыларның тырыш хезмәтләрен күздә тотып әйтелгәндердә әле.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев