Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсенең Крәшен Казысы җирлегендә үтереп уңган кишер

Берничә ел элек Крәшен Казысы җирлегендә яшелчә үстерү максатыннан "Агро Инпекс Казыли" җәмгыяте эшчәнлек җәелдереп җибәргән иде. Хәзерге вакытка алар тарафыннан берничә бина капиталь ремонтланып, яшелчә саклагыч ролен үти башлаганнар. Без биредә булганда электртөягече ярдәмендә кырдан кайтарылган кишерне әлеге саклагычларга урнаштыру эшләре бара иде. Ә кишер басуында кызу эш кайный....

Берничә ел элек Крәшен Казысы җирлегендә яшелчә үстерү максатыннан "Агро Инпекс Казыли" җәмгыяте эшчәнлек җәелдереп җибәргән иде. Хәзерге вакытка алар тарафыннан берничә бина капиталь ремонтланып, яшелчә саклагыч ролен үти башлаганнар. Без биредә булганда электртөягече ярдәмендә кырдан кайтарылган кишерне әлеге саклагычларга урнаштыру эшләре бара иде. Ә кишер басуында кызу эш кайный. Үстерелгәнне явымнарга кадәр тулысынча җыеп алу өчен тырышалар. Узган елларда кишер, кызыл чөгендек, шалкан, торманы күрше тирә авылларда яшәүчеләр ярдәмендә кул белән алсалар, быел яңа казыгыч агрегат кайтарганнар. Әлеге агрегатны иңендә 49 еллык механизаторлык тәҗрибәсе булган Равил Вәлиуллин иярли. Һәр гектардан уртача 32-35 әр тонна кишер җыялар. Аны быел 21 гектарда игккәннәр. Моннан тыш кызыл чөгендер- 5, торма- 3 гектар мәйданда үстерелгән. Җәй айларында аларны су сиптерү җайланмасы ярдәмендә янәшәдәге буа суы белән сугарырга да онытмаганнар. Әлеге җәмгыять хезмәткәрләре яшелчәне башлыча үз республикабыз халкына реализацияләргә планлаштыралар. Азык-төлек базарында инде узган елда ук үзләрен уңай яктан күрсәтергә өлгергәнлектән, бүген эре сәүдә үзәкләреннән Крәшен Казысы авылында үстерелгән яшелчәгә заявкалар көннән-көн артып тора.

Идрис Аметов.

фотоmopst.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев