Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсенең «Азык-төлек корпорациясе» хуҗалыгында Фәнис Мөхәммәтрәхимовның хезмәт юлы күпләргә үрнәк булырлык

«Азык-төлек корпорациясе» хуҗалыгында Мөхәммәтрәхимовларның хезмәт юлы күпләргә үрнәк булырлык.

Аларның берсе-Фәнискә быел хуҗалыкка кайткан "Акрос" комбайнын тапшырган иделәр. Яңа комбайнын бер кат күздән кичереп чыккач, ул К-700 тракторына утырып, терлек азыгы хәзерләүдә катнашты. Яшел массаны таптатып торуда Фәнис остазы Үзбәк абый Мусин белән бергә эшләгәннәр. Уртак тырышлыклары нәтиҗәсендә сигез мең тонна сенаж һәм силос салынган. Хуҗалыкта урып-җыю эшләре башлангач, тракторын авыл мәктәбендә газ буенча җаваплы хезмәткәр вазыйфасын башкаручы энесе Рамилга калдырган. Ул исә бу көннәрдә туңга сөрүдә катнаша. Ә хуҗалыкның урак батыры булып танылган Фәнис урак башыннан 2200 тонна ашлык суктырып озаткан. Бу көннәрдә ул рапс суктыра. Чиратта көнбагыш белән кукурузны бөртеккә җыеп аласы бар. Фәнис Мөхәммәтрәхимов әле шушы көннәрдә генә чираттагы ункөнлек нәтиҗәләре буенча районда икенче урынга чыгып, район башлыгының акчалата бүләген алу бәхетенә иреште.
Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев