Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылы механизаторы Ибрахим Гәрәевның эш стажын санап бетергесез

Быел Югары Тегермәнлек авылы механизаторы Ибрахим Гәрәевның комбайн штурвалы артына утыруына 28 ел тулды.

Шуның яртысын, ягьни 14 елын ул Трой Урай авылы фермеры Илгиз Маннанов хуҗалыгында хезмәт куя. Яз башыннан үзенең МТЗ-80 тракторы белән җир эшкәртеп чәчү чәчә. Ә урып-җыю чорында ДОН-1500 комбайнына күчеп утырып үзе игеп үстергән игеннәрне җыеп суктыруда актив катнаша. Техниканы белеп, аны сакчыл эшләткәне өөчен коллективта да үз итәләр үзен. Әле менә быел да ул авылдашы, күп еллардан бирле фермерлык хуҗалыгында язгы кыр эшләрендә бергә катнашучы хезмәттәше Наил Фазуллин белән 14 яшьлек комбайнга утырып яңаларыннан һичкенә дә калышмыйча ашлык суктыруда нәтиҗәле эшләгәннәр. Быелгы сезонда бер минутта тик торуны белмичә 7 мең центнерга якын икмәк суктырып алуга ирешкәннәр. Бу көннәрдә дә алар үз комбайннарын соңгы һәлиткеч походка- комбагыш суктырып алуга җитди әзерләнәләр алар. Кайбер узелларын ныгыталар, бер ишесен майлап куялар, барабаннарны хәрәкәткә китерә торган ременнәрен тарттыралар.

Рәсемдә комбайнчы Ибрахим Гәрәев.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев