Балык Бистәсенең Мәшләк пешекчеләре пешергән ризыкларны мактап туялмыйлар
-Хуҗалыгыбызда кыр эшләренең көйле баруы игенче- механизаторларыбызны пешекчеләребезнең көнгә өч мәртәбә яхшы сыйфатлы ризыклар белән сыйлауларына бәйле, -ди фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов. Чыннанда кайсы вакытта килеп керсәң дә биредә тукланучылар аш-су осталары хезмәтеннән канәгать калуына тап буласың. Әле менә соңгы мәртәбә без биредә булганда да ашханәдә көненә 30-35 әр...
-Хуҗалыгыбызда кыр эшләренең көйле баруы игенче- механизаторларыбызны пешекчеләребезнең көнгә өч мәртәбә яхшы сыйфатлы ризыклар белән сыйлауларына бәйле, -ди фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов.
Чыннанда кайсы вакытта килеп керсәң дә биредә тукланучылар аш-су осталары хезмәтеннән канәгать калуына тап буласың. Әле менә соңгы мәртәбә без
биредә булганда да ашханәдә көненә 30-35 әр кеше туклануын әйттеләр.Бу хәлгә аптырарлык та түгел, районның иң эре хуҗалыкларыннан бердә ким түгел монда, бар тарафта да кызу эш кайный. Аш-су осталарын да кайдан тапканнар диген, пешекче Илсөяр Сәләхиева белән Диләрә Кәримуллина махсус уку йортларын тәмамламасалар да кафе-ресторан осталарыннан бердә калышмыйлар. Алар игенче-механизаторларны гына түгел терлекчеләрне һәм бирегә килүчеләрне дә кайнар аш белән тәэмин итәләр. Ә ризыкны башлыча үз җирлегебездә үстерелгән яхшы сыйфатлы продуктлардан сайлап алалар. Көндәлек рационда яшелчә, борчак, ярмалар, билгеле инде үз көчләре белән җитештерелгән ит продуктлары да киң файдаланыла һәм аларны һәрвакыт төрләндереп торалар. Аш-су осталары һәр көнне иртәнге сәгать биштә үк күрше Котлы Бөкәш авылыннан килеп җитәләр. Җәй айларында алар биредә 50 шәр кешене тәмле, туклыклы ризыклар белән сыйлаганнар.Басуларда эшләүчеләргә хуш исле тәмле ризыкларны һәр көнне термосларга тутырып алып баралар. Әле бу көннәрдә дә дистәләгән механизатор кырларда салам җыялар һәм җир сукалыйлар.Эш урыннарында тамак ялгап алгач алар кабат күтәренке күңел белән эшләрен дәвам иттерәләр. Аларның һәркайсы аш-су осталарына рәхмәтле булуларын әйттеләр.
Рәсемдә пешекчеләр Илсөяр Сәләхиева белән Диләрә Кәримуллина.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев