Балык Бистәсе районы игенчелектә рекордлы үрләр яулады
Көз хакимлеген үз кулына алып,басу-кырлардан үстерелгән уңыш амбарларга урнашкан, сату-алу гамәлләре барган бу көннәрдә район игенчеләре эш нәтиҗәләрен, уңышларын үлчәү тәлинкәләренә салып барларга алындылар. Ә сөенер уңышлар аз булмады быел. Шактый хуҗалыклар хисабына район игенчелектә рекордлы үрләр яулады. Район буенча бөртеклеләрнең тулаем җыемы 156 мең тоннага җитте һәм район республика...
Көз хакимлеген үз кулына алып,басу-кырлардан үстерелгән уңыш амбарларга урнашкан, сату-алу гамәлләре барган бу көннәрдә район игенчеләре эш нәтиҗәләрен, уңышларын үлчәү тәлинкәләренә салып барларга алындылар. Ә сөенер уңышлар аз булмады быел. Шактый хуҗалыклар хисабына район игенчелектә рекордлы үрләр яулады. Район буенча бөртеклеләрнең тулаем җыемы 156 мең тоннага җитте һәм район республика буенча беренче унлыкка керде." Масловский","Зюзино", "Логос" хуҗалыкларында бөртеклеләрдән уртача 65-45 әр центнер гектар уңышы алуга ирештеләр.Фермерларыбыз арасында "Габдриев","Габитов" хуҗалыклары 45-40 центнер чиген уза алдылар. Быелгы урып-җыю кампаниясендә "Кама-Агро", "Хамадияров" хуҗалыклары да үзләренең уңышлары белән күпләрне сокландырырлык үрләр яуладылар.
-Уңыш үзеннән- үзе генә килми. Аның артында җитәкчеләрнең,белгечләрнең, игенчеләрнең тырышлыгы, заман таләпләренә туры килеп эзләнүчәнлеге, конкрет максатларга төбәлеп эшләүләре ышанычлы нигез булып тора. Соңгы елларда күпләр игенчелек тармагында гел дә позитив борылыш ясадылар: уңыш хакына чыгым кызганмыйлар-ашламасын алалар, техник базаларын яңарталар, элиталы. перспективалы орлыкларга өстенлек бирәләр.Районга кайтуымның беренче елларында моны инвесторлар гына эшли ала иде. Аларның үрнәге бүген күпләрне үз согында гына кайнамаска өйрәтте. Эшкәртелми калган бер генә гектар җир табып карагыз.Хуҗалыкларыбызга , киресенчә, җир җитми хәзер. Ел саен дистәләгән яңа фермерлык хуҗалыклары туып кына тора. Гаилә фермаларының саны гына да 41 гә җитте. Быел гына тагын үнбер яңа эш башлап җибәрүче фермер дәүләт грантлары оттылар. Без моңа сөенәбез, аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз.
Тагын бер кызыклы статистика, кукуруз, көнбагыш, рапс игүгә алынучы хуҗалыклар саны елдан-ел ишәя бара. Әле моннан берничә ел элек техник культураларны "Логос" белән "Хамадияров" хуҗалыгы гына игә иделәр.Хәзер алар дистәдән артып китәләр. Шунысы сөендерә, бу төр культураларны игүчеләр уңышны кая куйыйк икән дип баш ватып йөрмиләр, бу уңайдан Казан майэкстракцион заводы хуҗалары- Дәүләт Советына бездән депутатлар Дмитрий Анатольвич Самаренкин һәм Михайл Федорович Сыравацкий беренче ярдәмчеләребез. Быел бу төр культураларның уңышын сатудан 750 миллион сумлык табыш алырбыз дип торабыз,-ди район башлыгы Илһам Валеев быелгы игенчелектәге уңышларыбызны барлый төшеп.
Чыннан да җитәкчедән дә күп нәрсә тора. Кайчандыр "Балык Бистәсе агрохимсервис" җәмгыяте җитәкчесе Айрат Сафинның республика матбугаты журналисты белән булган әңгәмәсендә:" Мин 2003 елда әлеге коллективка җитәкче булып килгәндә оешма тирән кризиста иде. Аны терелтү өчен шактый күләмле процедуралар үтәргә туры килде. Иң мөһиме ,коллектив ышанычына таяну булды .Бердәм тырышлык , теләк белән өч ел дәвамында коллегалар арасында республикакүләм таныла башладык",- дигән җавабын хәтерлим. Бүген инде бу коллектив "Татагрохим" системасында лидер булып санала. Район хуҗалыкларына кырларны известьлауда турыдан- туры хезмәт күрсәткән коллектив ,бу юнәлеш белән генә чикләнмичә, юл төзелешендә, терлекчелек, игенчелек тармакларында киң җәелде. Район, республика күләмендә күпләргә үрнәк булып тора.
- Кырларны сөрүне көздән башкарып калырга тырышабыз. Шуның нәтиҗәсе, язын бу җирләрне ике тапкыр тырмалыйбыз да ,чәчүгә керешәбез. Быел 3 майга чәчүне төгәлләгән идек инде без. Яңгырларга кадәр иген басуларын корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртеп һәм тукландырып калырга өлгердек. Август ахырына урып- җыю эшләренә нокта куя алдык. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 55 әр центнер уңыш җыеп алдык. Әлеге күрсәткеч коллегаларыбыз арасында да иң югарысы булды,- ди Айрат Сафин.
Вазыйх Фатыйхов.
Редакциядән: Район башлыгы Илһам Валеев белән интервью, "Рыбно-Слободский агрохимсервис", "Кулон -Агро", "Кама-Агро" коллективлары эшчәнлегенә кагылышлы язмалар белән "Быть" журналы битләрендә дә таныша аласыз.
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев