Һөнәри осталык агротехникумлыларны бу юлы да җиңүле максатларына ирештерде
Игенче! Горур яңгырый. Язмы-көзме халык аның хезмәте алдында баш игән, ия, табыннарның муллыгы аңа бәйле, ачлык газабын күргәннәр бигрәк тә аның күз уңында кала бирә: ел кысыр килмәсме, ач калмабызмы, янәсе.
Районыбызның агротехникумы нәкъ менә профессиональ игенчеләр әзерләү учагы. Ни әйтсәң дә, бүгенге механизаторлар кытлыгы яшәгән чорда техникумның роле аеруча кыйммәтле. Бүгенге көндә биредә 158 яшүсмер белем эсти. Шуларның күпчелеге диярлек җиргә якын профессия сайларга ниятләп бирегә килгәннәр.
Вузыбызның 3 курс студентлары тулысынча районыбызның олы вә кече хуҗалыкларына практика үтү максатыннан быелгы язгы кыр эшләрендә катнашалар. Агротехникум җитәкчеләре, белгечләренең әйтүенчә, аларның хезмәте хакында матур хәбәрләр генә килеп тора икән.Җитәкчелек аеруча “Агрохимсервис” коллективына зур рәхмәтле. Партнерлар буларак әлеге оешма техникум студентларына заманча яңа техника нигезләренә,серләренә төшендерүдә ышанычлы база булып тора. Кыр эшләре чорында да алар шушы коллективка сыеналар.Быелгы язгы чәчүгә оешманың ярдәмче хуҗалыгы булган”Зюзино”дан бодайның “Ульяновск-100”, арпаның “Йолдыз” элита орлыкларын юнәткәннәр. Ягулык-майлау материаллары белән кризислы ситуация килеп туа калса да аларга киләләр икән техникумлылар.
Иң кыйммәтлесе, исемнәренә җисемнәре белән тугры калу коллективның максаты. Үз җирләрендә башкалар алдында кызармаслык иген үстерү, уңыш алу аларның максатлары. Хезмәтләренең нәтиҗәсе сөенмәслек түгел. Әнә,узган ел алар бөртеклеләрнең һәрбер гектарыннан 28 шәр центнер уңыш алуга ирештеләр, үз коллективлары эшчеләренә җитәрлек, халыкка сатарлык печәнен хәзерләделәр.
(Ахырын «Авыл офыклары» битләрендә укыгыз).
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа