Балык Бистәсе районының Уракчы авылы өстендә кызу урак өсте
Элеккеге данлыклы “Урахча” хуҗалыгының күпчелек җирләре бүген Рамил Мостафин җитәкләгән “Урахча” җәмгыяте карамагында. Игенчелектә, терлекчелектә җирлекнең үзәк йөген шушы коллектив тартып бар.
Кыска гына итеп әйткәндә, адымнары ышанычлы, эш нәтиҗәләре куандыра торган,планнары да матур аларның. Инде бүгенге көннәренә килсәк, Уракчы авылы янәшәсендә игеннәрне урып-җыю тулы куәткә бара. Янәшәдәге көзге бодай кырында өч “Нива” соңгы гектарларны суктыруны төгәлләп киләләр. Эшләрендә өзеклек юк, гектардан 40 центнер уртача уңыш чыга. Әнә, кичәге сменасында хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Рәлиф Гарипов 24 бункер ашлык суктырып алган, ягъни 50 тоннага якын икмәкне амбарга озаткан. Ул быелгы уракта ярдәмчесез генә эшли. 28 еллык комбайнчы стажы булган игенченең сүзләренә караганда, әллә ни кыенлыклар күрми ул эшендә. Ни әйтсәң дә, комбайнын уракка ныклап әзерләгән. Алдагы елларның нәтиҗәсе буенча берничә тапкыр хуҗалык, район комбайнчылары арасында җиңүче булып танылган егетебез дә бит ул әле безнең. Аның янәшәсендә хезмәт куючылар Хәмәтгаян Гыйлемҗанов белән Мәсгут Гәрәевның да урып- җыюда туплаган тәҗрибәләре күпләргә бүлешерлек. Ярдәмчеләре Василий Матвеев белән Константин Шоетов бу яктан бәхетлеләр. Константинның эретеп-ябыштыручы һөнәре дә бар икән. Коллегалары арасында аз гына ватылу килеп чыга калса да ул ярдәмгә ашыга. ”Яшь кенә булса да, тәвәккәллеге белән алына, булдырып та чыга”, диләр хезмәттәшләре аның турында.
Икмәкне кырдан өч техника ташып тора. Җирле шофер Рашат Нурмөхәммәтов белән инде берничә ел рәттән бирегә үз машинасы белән килеп эшләүче Фәрит Ибраһимов өзеклеккә юл куймыйлар. Ә амбарда Түбән Тегермәнлектән “Тимур и его команда” дигәндәй, Хәйдәр Сафиуллин җитәкчелегендәге биш кешелек эшче десант, кайткан ашлыкның һәр тоннасын эшкәртеп, урнаштырып баралар. Инде көзге бодай чәчү өчен орлыклык запас та тупланган.
- Җиребез әзерләнеп куелган. Көзге бодайны быел да 100 гектарда чәчәкбез. Бер ун көннән культивация үткәрәбез дә, чәчүгә керешәбез. Пар җирләрен эшкәртәбез. Монда үз эшенең чын остасы Фәнис Шәкүров хуҗалык өчен рекордлы күрсәткечләргә ирешеп хезмәт куя. Якын көннәрдә игеннәрне теземнәргә салуны да аңа йөкләячәкбез, - ди җәмгыять директоры.
Быел аларның тагын 600 гектарда бөртеклеләрне җыеп аласылары бар. Алар аны 12 эш көнендә башкарып чыгарга уйлыйлар. Кырларда вәгъдә кылынган уңышка караганда, җыеп алачаклары чәчәрләренә, малларга ашатырга да җитәргә тиешле. Печән мәсьәләләре хәл ителгән: 700 тонна печәнне складларга урнаштырып куйганнар. Cуктырылган бодай кырындагы салам да тулысынча төргәкләнеп барыла.
Менә шулай, бүген Уракчы авылы янәшәсендәге басу-кырларда җирлек хезмәтчәннәре икмәк язмышы өчен көрәшә, үстергәнне түкми-чәчми генә җыеп алырга омтылып эшли. Күз тимәсен, әлегә максатларына ирешә киләләр.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа