Камалылар быел да беренче
“Кама–Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте игенчеләре уракка беренчеләрдән булып төштеләр.
Бүгенге көнгә биредә көзге арышның 75 гектардан артык мәйданнарын җыеп суктырдылар. Уңыш уртача гектарга 25 центнерны тәшкил итә. Хуҗалык басуларында өч комбайн эшли. Әюп Хәйретдинов һәм Әсәтулла Вәлиуллин “Полесье» комбайны белән 65 тоннадан артык ашлык суктырырга өлгерделәр инде.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа