Районыбызның “Зюзино” хуҗалыгы 100 гектарда көзге бодайны тулысынча җыеп алды. Уртача гектар уңышы 40 центнер тәшкил итте.
Бу көннәрдә алар көзге арышны суктыралар. Уңыш шулай ук югары - 30 центнердан артык чыга. Амбарларына инде 600 тоннадан артык икмәкне урнаштырырга өлгергәннәр алар. Көзге бөртеклеләрне атна ахырына суктырып алырга планлаштыралар йөзенлеләр. Аннан, өлгерү белән язгы бөртеклеләрне алуга керешәчәкләр.
фотоartfile.me
Нет комментариев