Балык бистәсе районы "Бәләкәч"  балалар бакчасында  гаилә ярышлары уздырылды
Мәгариф

Балык бистәсе районы "Бәләкәч" балалар бакчасында гаилә ярышлары уздырылды

"Әти, әни һәм мин-спортчылар гаиләсе"

Шушы көннәрдә "Бәләкәч" балалар бакчасында "Әти, әни һәм мин-спортчылар гаиләсе" исемле ярыш үткәрделәр. Балалары белән бергә ата-аналар да бәйгеләрдә сынатмадылар. Ярыш ике командага бүленеп гимнастик күнегүләр ясаудан башланды. Ананан шигырьләр сөләп, табышмакларга җавап эзләделәр, башваткыч та чиштеләр. "Әлеге ярышны ата-ананы тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, аз гына булса да вакытны күңелле үткәрү максатыннан оештырырдык",-ди әлеге балалар бакчасының тәрбияче-инструкторы Гөлназ Нәбиуллина. Иң активларга грамоталар, медальләр тапшырдылар.

Фото redrs@mail.ruдан алынды.


Нет комментариев