Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Түбән Тегермәнлек авылында “Бер күрешү – үзе бер гомер” дигән концерты күп тамашачы җыйган

Шушы көннәрдә Түбән Тегермәнлек авылында үткән гаилә концертында булырга туры килде миңа. Концерт көндезге икедә башланасы булса да, сәгать бердә клубта инде алма төшәр урын да юк иде.

Кайткан кунаклар, авылдашлар, күрше авыл халкы җыелган бирегә. Әлеге концертта Рәхимә һәм Тәлгать Мөхәммәтҗановларның балалары, кияү-киленнәре, оныклары катнашты. Бу гаиләнең үзләренең гаилә концертлары белән беренче тапкыр гына чыгыш ясаулары түгел икән. Моннан нәкъ җиде ел элек алар авыл халкын "Без-әнкәйнең биш баласы" дип исемләнгән тамаша белән сөендергән булганнар. Һәм быел да алар авылдашларына бәйрәм уңаеннан "Бер күрешү - үзе бер гомер" дигән концерт әзерләгәннәр. Әлеге чараны оештыруда бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Фәнис Мөхәммәтҗанов бик күп көч, тырышлык куйган.

Өч сәгать буе барган бәйрәм чарасы җыр-биюгә, нәфис сүз, юморга бик бай иде. Әлеге концертны Фәнис абый үзе һәм Тәлгать абый белән Рәхимә апаның иң беренче оныклары Гүзәл Хәбибуллина алып бардылар. Сәхнәне кияү-киленнәр, оныклар берсеннән-берсе матур чыгышлары белән бизәп торды. Бүгенгесе көндә төп йортның учагына җылы өстәп, тәрәзәдәге утларны сүндерми яшәүче кече килен Рамилә Мөхәммәтҗанова, әниләре урынына калган иң олы апалары Әнисә Гарипова, Юлсубино авылында яшәп, бар гомерен укытучылык һөнәренә багышлаган, ике малайга кадерле әни, ике оныкка дәү әни булган Фәридә Әхмәдиеваларның, гармун моңнарына кушылып, җыр сузулары залда утыручы өлкән һәм урта буынны яшьлекләренә алып кайткандыр. Кияүләр Фәрит Низамов, Айрат Хәбибуллинның дәртле җырлары залда утыручыларның күңелләрен күтәреп җибәрде, Рәзинә һәм Айгизә дуэтын, әниле-кызлы Рамилә һәм Рәзинә Мөхәмәтҗановаларның, Динар Гариповның җырларын тыңлаганнан соң тамашачы озак кына кул чапты. Фәнис Мөхәммәтҗанов һәм Гүзәл Хәбибуллинаның үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыганда зал күз яшьләрен тыеп тора алмады. Мөхәммәтҗановлар нәселенең иң төпчеге булган Сиринә Низмованың уллары Фәнзил һәм Фидан Низамовларның, Гүзәл Хәбибуллинаның көлкеле скетчлары әлеге чарага ямь өстәде. Концертка Яр Чаллы шәһәреннән үзенең "җырлы күчтәнәчләре" белән Фәнис абыйнңың гаилә дуслары Резеда һәм Алмаз Галимовлар да кайткан иде. Ул, гармун уйнап, яшьлек җырларын җырлап, тамашачыларга көтелмәгән сюрприз ясады.

Концертның иң гүзәл һәм дулкынландыргыч мизгелләре булып тормыш йөген ялгыз тартып, балалар үстергән толларны бүләкләү булгандыр. Сәхнәгә бер-бер артлы Рәхимә Фәтхиева, Суфия Гәрәева, Нәфисә Шиһапова, Флюра Әльмиева, Минзифа Мөбәрәкшина, Насипова һәм Таһирә Гәлиева күтәрелделәр. Болар - яшьтән тол калып, гомерләренең яртысын ялгыз үтүче ак яулыклы әбиләр. Фәнис абый аларга ихлас рәхмәт сүзләрен, матур теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды. Шулай ук бәйрәмдә тигез канатлы булып, иңне-иңгә куеп, 63 ел гомер кичергән Зәйнәп һәм Хәмәтвәли Батыршиннар да, Мөхәммәтҗановлар нәселенең биш баласының беренче укытучысы булган Рәшидә Рухулловна да бар иде. Аларны да сәхнә түренә чакырып, ихластан бүләкләделәр. Түбән Тегермәнлек авылының Артур белән Диана гаиләсендә әле яңа гына дөньяга аваз салган сабый да бүләксез калмады бу көнне.

Бу гаилә концертын тамаша кылырга килгән һәркемнең күңелендә бары тик уңай һәм якты хисләр генә калдыргандыр әлеге чара. Концерт ахырында Түбән Тегермәнлек клубы мөдире Гөлназ Гәлиеваның: "Әгәр әлеге залда Тәлгать абый белән Рәхимиә апа утырган булса, алар сезнең өчен, сезнең шулай дус-тату булуыгызны күреп, чиксез шатлану хисләре кичереп, горурланып утырырлар иде", - дигән сүзләреннән соң зал бик озак кул чапты. Тәлгать абый бүгенгесе көндә исән-сау, улы Рәдис, килене Рамилә белән төп йортта гомер кичерә. Ә менә Рәхимә апаның, ни кызганыч, бакыйлыкка күчкәненә быел 15 ел була икән.

Чыннан да, Мөхәммәтҗановларның туган җанлы булып, үрнәк һәм тату гаиләләрнең берсе икәнлегенә чын күңелдән инанып кайттым мин. Шулай булмаса, бу кадәр халык концертка килер идеме дә, һәр чыгышлары саен чәчәкләргә, бүләкләргә күмәр иде микән аларны?! Шушындый кешеләр, шундый гаиләләр белән аралашкач, күңелгә дә рәхәт булып китә. Ә мин исә Мөхәммәтҗановларның туганлык җепләренең беркайчан да өзелмәвен, бүгенгедәй дус-тату булып яшәп, авылдашларын киләчәктә дә шушындый матур чыгышлары белән сөендереп яшәүләрен телим.

Айзилә Зариф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күрешү тамашачы