Гариф абый Шәйдуллин...Аның исемен атау белән авылым тарихының тулы бер сәхифәсе, үткәне күз алдына килә.
Шәхсән мин аны күреп үсмәсәм дә өлкән яшьтәге коллегаларым, аны күреп, аралашып яшәгән авылдашлардан гадәти генә кеше булмавын тоемлый идем. Ә менә 19 нчы декабрь көнне Юлсубино мәдәният йортында уздырылган аны искә алу кичәсеннән соң моның шулай булуына ихлас күңелдән инандым. Исән булса 1 нче декабрьдә 90 яшъ тулган булыр иде аңа.Аның бу дөньядан китүенә дә 40 еллап вакыт узган.Ә шулай да аны һаман якты хатирәләр, җылы хисләр белән искә алалар.Килгән кунаклар, туганнары, ул укыткан укучыларның истәлек-хатирәләре залда утыручыларны шул чорга, ул вакыттагы мохиткә алып кайттылар. Күз алдыннан бу легендар шәхеснең бөтен сыйфатлары, эш- гамәлләре узды...
Гариф абый Шәйдуллин 1925 нче елны Таулар авылында дөньяга килә. Балачактан ук бер-бер артлы килгән тормыш сынаулары белән очрашырга туры килә аңа. Әтиләрен "халык дошманы"дигән гаеп ягып кулга алалар. Ул чорда әтисез калуның нәрсә икәнен үз башларыннан кичергәннәр генә аңлый. Соңыннан "халык дошманы улы" дигән кара шәүлә гомере буе аннан калмый. 1940 нчы елны урта мәктәпне тәмамлый. Нәкъ шул елны әтиләренең үлү турында хәбәре килә. Нишләргә? Белемгә омтылучан егет югары уку йортына керергә хыяллана. Ләкин гаиләне дә кайгырту аның өстендә бит әле. Ул икенче юлны сайлый. 15 яшьлек егет Югары Тегермәнлектә укытучы булып эшли башлый. Ә 1949 нчы елның 10 нчы сентябрендә Роза апа Фәтхетдинова белән гаилә коралар. Шул көннең истәлеге итеп яшь имәннәр утырталар алар. Менә шул имәннәр кебек җил-давылларга бирешми, иңне -иңгә куеп алга атлаган, бер -берсен тулыландырып яши белгән Гариф абый һәм Роза апа. Ә алда аларны чыннан да мәшәкатьле, катлаулы тормыш юллары көтә. 1950 нче елны Гариф Шагиевич Юлсубино җидееллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Мәктәп дигәнең таш мәчеттә 2 класс һәм кибет янында берничә бүлмәдән гыйбарәт була. Ул тиз генә ризалашмый. Ләкин яшьтән авырлыклар белән көрәшеп чыныккан Гариф моны үз өстенә төшкән бурыч итеп кабул итә күрәсең. Ул җиң сызганып эшкә тотына. Авыл советы да, бригадир да, укытучы һәм директор вазыйфаларының барысын да бер үзенә башкарырга туры килә аңа. Иске биналар бер урынга җыела. Башта күрше Ямаш авылы балалары төшеп укыса, соңрак Күки авылыннан да балаларны кабул итә Юлсубино мәктәбе. 1975 нче елда мәктәптә 600 дән артык бала укый. Күрше авылдан килеп укучы балалар өчен интернат төзелә. Ул аларны аеруча кайгырткан,төнлә белән берничә тапкыр килеп барлый торган була. Бер генә укучыны да күз уңыннан ычкындырмый ул. Тавышын күтәрми генә шелтә белдерә, киңәшләрен бирә, мәктәпне бетереп чыгып киткәннәрнең дә хәл-әхвәлләрен белешергә вакыт таба...Авылдагы бер генә җыен,бәйрәм, чара аннан башка узмый торган була. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар да аңа киңәшкә киләләр. Алар өчен ул Гарифулла, балалар өчен Гариф абый, укытучыларга Гариф Шагиевич була. Яшь укытучыларның эшен бәяли, юнәлеш бирә һәм авыл халкы арасында аларның дәрәҗәсен күтәрә белгән җитәкче ул. Бу чорда Юлсубино мәктәбе алдынгылар рәтеннән төшми. Халыкның хөрмәтен яулаган җитәкчене Котлы Бөкәш мәктәбенә, район мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп тә, хәтта партиянең 3 нче секретаре вазыйфасына да чакыралар. Әмма дә ләкин ул гомеренең ахырына кадәр язмышын Балтач авылы халкы, мәктәп белән бәйли. 1979 нчы елның 11 нче апрелендә, ягъни аны җирләгәннән соң берничә көн узгач , аңа Татарстанның атказанган укытучысы дигән исем бирелә. Әйе, җирдән китү үлем түгел икән әле.Аны әле дә хәтерлиләр, искә алалар, чын мәгънәсендә Кеше дигән бөек исемгә лаек икәнлеген тагын бер кат искәртәләр. Сәхнәдән агылган җыр да нәкъ аның турында иде:
"Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул,
Яшәү, күкрәүләргә тиң гомер.
Бу дөньяга без килгәнбез икән
Юкка түгел, юкка түгелдер!"
Файруза Бадамшина.
Юлсубино авылы.
Нет комментариев