Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Халык мәхәббәтен яулый театр

Узган атна ахырында район халык театры тамашачыны янәдән мәдәният йортына җыйды. Данил Салиховның зур аншлаг белән барган "Өзелгән йөзем" спектаклен карарга бу юлы да халык зал тутырып килгән.

Хәтерлим, спектакльнең премьерасы март аенда булып узган иде. Сугыштан соңгы елларны сурәтләгән әлеге спектакль тамашачыны беренче пәрдәдән үк үзенә бөтереп ала. Артистларның образга кереп уйнаулары гаҗәп зур осталыкта башкарыла. Уйландыра, утлы елларның ачы язмышлы сабагын гыйбрәт итеп ачып сала ул тамашачыга. Татар хатын-кызларының киң холыклы, сабыр булуларына исең китәрлек. Мәмдүдә ролендәге Фирдәүс Садриева, Мәрьямны уйнаган Гөлшат Кәримуллина, шат күңелле, ярдәмчел Саҗидә (Эльвира Кәримуллина) авыр чакта да сыгылмаган гүзәл затларны гаҗәеп матурлыкта гәүдәләндерделәр. Рәфхәт Галиев, Әнәс Низамов, Илназ Шакиров, Илшат Кәримуллин-театрның алыштыргысыз артистлары. Яшь Сәүбан ролендәге Рамил Минневәлиевны да алкышлады тамашачы.
Чәчәкләргә, рәхмәтләргә күмелгән театр артистларына «Афәрин!» генә диясе килә. Тамашачылар арасында спектакльне икенче кат карарга киләбез диючеләр күп иде. Бу үзе үк театрның халык мәхәббәтен яулавын күрсәтә. Хәер, аның май аенда узган XV нче регионара "Идел-йорт" фестивалендә катнашып, 100 дән артык театр коллективы арасыннан финалга үтүе моны дәлилләгән инде.
14 ноябрьдә исә Казан шәһәрендә әлеге фестивальнең йомгаклау өлеше була. Узган ел «Яучылар» спектакле белән призлы икенче урынны яулаган район халык театры бу юлы да сынатмас. Без моңа ышанабыз һәм коллективка чын күңелдән уңышлар телибез.
Гөлнур Яруллина,
Балык Бистәсе.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәхәббәт театр