Балыкбистәлеләр театр сәнгатенә гашыйклар
Мәдәният

Балыкбистәлеләр театр сәнгатенә гашыйклар

Бер авылдан икенчесенә чыбыксыз телефон аша йөгергән хәбәрләр миңа да килеп иреште.

"Таулар авылы клубына Казаннан Яшь тамашачылар театры килгән. Гаҗәеп күңелле тамаша күрсәткәннәр", "Биектау авылы клубы халык белән тулы булган", "Югары Тегермәнлеклеләр бик яратып калганнар", "Мәшләк авылы яңадан чакырган үзләрен"-әнә шул кыскача яңалыклар белән узган атнада Күгәрчен мәдәният йортына кайттым. Бирегә "Ра-Урра" антреприза театры төркеме Фәнис Яруллинның "Бер күрешү, үзе бер гомер" спектакле белән килгән (тамашачы аларны Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театр артистлары буларак таный). Хәер, кайтуымның икенче сәбәбе дә бар-якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Котлы Бөкәш кызы Энҗе Камалиева әлеге спектакльдә төп рольләрнең берсен башкара.
Моңа кадәрге тамашалары зур аншлаг белән барган кариевчылар бу юлы да үзләрен уңай эмоциядә, көчле энергияле итеп күрсәтә алдылар. Зал артистларны биниһая алкышларга күмде, спектакльне караган тамашачы рәхәтләнеп ял итте, җанына рухи азык туплады.
Сәхнә ябылганнан соң үзен күреп сөйләшер өчен грим бүлмәсенә юнәлдем.
-Менә шулай ут чыгарып биибез дә, өздереп җырлыйбыз да инде без,-диде Энҗе, елмаюын яшерә алмыйча. -Уңай образдагы рольнең тәэсире көне буена җитә: аяклар тыпырдап тора, күңел җыр сорый.
Көләч йөзеннән бөркелгән нур, әйтерсең лә, бар бүлмәне тутырды.
-Тискәре рольләр уйнарга туры киләме соң?-димен.
-Театрда 20 ел эшләү дәверендә күп образлар иҗат итәргә туры килде. Арада төрлесе бар. Башта режиссер Ленар Садриев белән эшләргә туры килде. Искиткеч талантлы иде ул. Хәзер куела торган "Бер күрешү, үзе бер гомер" әсәрен шуның якты истәлегенә багышладык. Ренат Әюпов та кешелекле, гадел җитәкче. Репертуардагы бер спектакльдән дә читтә калганым юк. Коллективыбыз бик тату, шуңа күрә эшләве дә җиңел. Театр училищесын бер үк вакытта 5 егет һәм 5 кыз тәмамлаган идек, шуның бишесе бүгенге көндә дә театрда эшли. Гастрольләр белән илебезнең төрле шәһәрләрендә, авылларында булдык, шатлык һәм горурлык белән әйтә алам, кайда гына булсак та безне тамашачы җылы каршылады.
-Артист булу хыялың идеме, ничек алай театр сәнгатенә кереп киттең?
-Мин театр училищесына Котлы Бөкәш мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлаганнан соң кердем. Артист булу зур хыялым иде. Әтием Фаррух та (ул мәрхүм инде) анда укуымны хуплады. Тагын шунысы да бар, Камал театры артисты Олег Фазылҗанов минем бертуган абыем. Бәлкем аның йогынтысы да булгандыр, без гел күрешеп, бер-беребезнең уңышларына сөенеп яшәдек. Соңыннан сеңлем Эльвира да шушы уку йортын тәмамлады. Бүгенге көндә ул театрыбызда труппа мөдире булып эшли.
Әнә шулай гөрләп килеп керә Фазылҗановлар театрга. Күңел биреп эшләнгән хезмәтнең хөрмәте дә күренә. Туфан Миңнуллинның "Нигез ташлары"ндагы Гөлҗиһан образын гәүдәләндергән Энҗе Камалиева, 2013 елда "Тантана" театраль премиясендә, "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясенә лаеклы дип табыла. Әлеге образ шулкадәр көчле, самими уйнала ки, спектакльдән соң тамашачы еш кына: "Сез нәкъ минем әнине уйнадыгыз" дип, артистка үз рәхмәтен күз яшьләре аша җиткерә. Ә бит әлеге рольдә уйнаганда ул әбисе Миннехаятны күз алдында тота, аның тәрбиясендә үскәнгә, ана кеше образын тудыруның әллә ни кыенлыгы да сизелми.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Фәрвәз Каюмова.
Фото: http://vk.com/

сәнгать

Нет комментариев