Казан шәһәрендә халыкара традицион әдәби-мәдәни "Этномириада" исемле конкурс-фестиваль булып узды.
Монда Татарстан, Башкортстан, Мари-Эл, Чувашстан республикаларыннан, Монголия белән Кытайдан килгән коллективлар янәшәсендә безнең район вәкилләре дә катнаштылар.
Вокаль башкаручы номинациясендә Алан Поляннан Степанида Большакова, Мария Мосина, Кызыл Йолдыздан Лариса Кибякова өченче дәрәҗәдәге дипломга ия булдылар. Кызыл Йолдыздан "Чулпы" (җитәкчесе Л.Кибякова) фольклор ансамбле-беренче, Ямаш авылыннан Исламия Сафина җитәкчелегендәге "Чишмә" балалар фольклор ансамбле икенче дәрәҗәдәге Диплом алып кайттылар.
Нет комментариев