Югары Тегермәнлек мәктәбенең бер чыгарылышы 40 елдан соң (фоторепортаж)
Мәгариф

Югары Тегермәнлек мәктәбенең бер чыгарылышы 40 елдан соң (фоторепортаж)

Мәктәпне 1975 елда берьюлы дүрт сыйныфта 120 укучы тәмамлаган идек.

Инде моңа да 40 ел вакыт үтеп киткән. Соңгы вакытларда һәр биш ел саен күрешеп торсак та, бу юлы да классташлар бер- берсен нык сагынышканнар. Барысы 40ка якын классташыбыз килде очрашуга. Дөрес, арабыздан мәңгелеккә китеп барганнар да шактый инде. Лаеклы ялга чыкканнар да байтак. Укытучыларыбызның да сигезе генә килә алды.Очрашу әнә шундый ямансулыкта гына башланып китсә дә, сәгатьләр белән җылы аралашулар, матур хатирәләрне барлау башлангач, барысы үз урынына кайтты. Ихлас сүзләр, матур теләкләр бик күп яңгырады.Очрашудан алган тәэсирләрне болай гына язып бетерерлек түгел билгеле, күрешүләр булган саен без аңа кабат-кабат кайтырбыз әле. Ә әлегә фотоларда бу очрашуга кайтып килиек.

Вазыйх Фатыйхов.

Автор фотолары.


Нет комментариев