Мәгариф
Укыйм дисәң, укы гына
Бүгенге көндә шәхси эшләрен ачу буенча 14 кеше Казанда "Эшмәкәр эшчәнлеге" курсларын тәмамлаган.
Май аенда бер кеше формацевтика буенча белемен күтәреп сертификат вакытын озынайтып кайткан булган. Хәзерге вакытта ике кеше ДОСАФның автомобильчеләр әзерләү мәктәбендә укый. Хезмәт һәм мәшъгуллек үзәге җитәкчесе Рәсимә Гарифуллина әйтүе буенча, сентябрь аенда компьютер операторлары хәзерләү курслары ачарга планлаштыралар. Һәм анда укырга теләүче кешеләрдән гаризалар кабул итәләр.
Казан шәһәрендә маникюр һәм компьютер дизайны буенча ике кеше укытачаклар икән. Шулай ук өч яшькә кадәр декрет ялында утыручы әниләрне укыту буенча эшләр алып барыла. Ике райондашыбыз бухгалтер һөнәрен үзләштергән. Сентябрь аеннан тагын бер кеше бухгалтер, ике кеше компьютер операторлары әзерләүче курсларына җибәреләчәк.
Фотосы: www.nbm.md
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев