Техникумнан-вузга, бу чынбарлыкмы?
Мәгариф

Техникумнан-вузга, бу чынбарлыкмы?

Балык Бистәсе агротехник техникумы укучылары әнә шул сорауга җавап эзләде. Әлеге уку йорты Казан дәүләт институтлары белән тыгыз элемтәдә тора. Елга берничә тапкыр алардан профессорлар студентлар белән очрашуга килә.

Шушы көннәрдә кунакта Казан дәүләт аграр университеты доценты Фәннүр Фәсхетдинов булып киткән. Ул укучыларга ничек югары уку йорты студенты булырга, белем алуның нинди формалары булуын һәм техникум студентларына нинди ташламалар каралганын аңлаткан.

Нет комментариев