Салкынлыгы белән танылган Балык Бистәсенең 2 номерлы мәктәбендә 30 миллион сум бәялек ремонт эшләре башланып китте
Районыбызда үзен сыйфатлы эшләре белән таныткан " Строитель-5" җәмгыяте төзүчеләре районыбызның 2 номерлы мәктәбендә ремонт эшләрен тулы күәткә башлап җибәрделәр. Салынганнан бирле салкынлыгы белән танылган мәктәпнең җылыначагына шик юк.
Төзүчеләр эшләрен тәрәзләрне алыштырудан башладылар. Аннан ишекләр яңартырылачак. Соңыннан көннәр җылыткач мәктәпне тышлау да планлаштырыла. Мәктәпнең "җелегенә" үткән салкыннар башка кабатланмас инде дип ышандыра төзүчеләр. Ремонт эшләре биредә республика программасы кысаларында алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев