"Салават күпере" балалар бакчасында Тукай бәйрәме үткәрделәр. Залны чәчәкләр, гөлләр белән бизәгәннәр, түрдә Тукай портреты эленгән. Бер якта китаплар күргәзмәсе оештырганнар.
Балалар сәнгатьле итеп Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кечкенә генә булсалар да кайбер әсәрләрне сәхнәләштерделәр. Кунакка әкият геройлары Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык килгәннәр. Балалар аларны тиз танып алдылар. Соңыннан алар белән уйнадылар, ярыштылар.
Нет комментариев