"Мишутка" балалар бакчасына йөрүче өлкән группада бәйрәм булды. Тукай туган көненә багышлап күңелле чара үткәрде алар.
Балалар бәйрәмчә төрле котюмнардан. Кемдер әкият геройлары, кемдер күбәләк, чәчәк булып киенгән. Йөзләрендә елмаю, күңелләре тулы шатлык аларның. Сәнгатье итеп Тукай шигырьәрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Кунакка Су анасы бакалар белән килде. Алар шаян бию күрсәтте. Шүрәле дә бар иде анда. Сабыйлар аны кызганды, бүрәнә ярыгыннан бармакларын тартып алырга булышты.
"Бала белән күбәләк", "Кәҗә белән сарык", "Кызыклы шәкер" әсәрләрен дә сәхнәләштерде алар. Тукай шигырьәрен рус телендә дә сөйләделәр. "Балалар Тукай әсәрләрен яраттылар. Бигрәк тә "Гали белән кәҗә", "Акбай", "Бала белән күбәләк" шигырьәрен кабат укуны сорыйлар иде. Шигырьәрне яттан өйрәнергә ата-аналар бик ярдәм итте. Бүгенге кичәнең уңышлы үтүендә аларның да өлеше зур",-диде бакчаның татар теле укытучысы Мәдинә Шәмарданова.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары
Нет комментариев