Ямаш мәктәбендә, балаларга ныклы белем бирү белән бергә, үтемле тәрбия чараларын да киң кулланалар.
Һәр атнада монда нинди дә булса һөнәргә багышлап атналык үткәрәләр. Узганы, мәсәлән, хәрби патриотик тәрбия темасына багышланган. Тормыш куркынычсызлыгы фәне укытучысы Мөнир Ямалиев җитәкчелегендә бер төркем укучылар Югары Тегермәнлек авылындагы янгын сүндерү депосында булганнар. Аның җитәкчесе Виктор Филиппов аларга үз эшчәнлекләре, ут-күздән саклану һәм эштә кулланылган яңа җиһазлар турында сөйләгән. Укучылар сәяхәттән зур тәэсир белән кайтканнар.
Фото: архивтан алынды.
Нет комментариев